Мөхәммәтшин: “Соңгы 10 елда Казахстан ТРның төп тышкы сәүдә хезмәттәшләре унлыгына керә”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга эш визиты белән килгән Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов белән очрашты. Чара республика парламентында узды.

– Казахстан безнең республика өчен аерым әһәмияткә ия булган хезмәттәш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сәүдә өлкәсендәге элемтәләр актив рәвештә үсә, соңгы ун елда Казахстан традицион рәвештә Татарстанның төп тышкы сәүдә хезмәттәшләре унлыгына керә. Шуңа күрә Казахстан парламенты делегациясенең республикага килүенә бик зур әһәмият бирәбез.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, төбәкара хезмәттәшлек актив рәвештә үсә. Аерым алганда, Казахстанның кайбер өлкәләре белән парламентара элемтәләрне җайга салганнар. Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан һәм Татарстан арасындагы гуманитар элемтәләргә дә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, Татарстанда ике меңнән артык казах яши. Бездә казах милли-мәдәни берлеге эшли. Шул ук вакытта Казахстанда 205 меңгә якын татар яши. Фәрит Мөхәммәтшин, читтәге татар җәмәгатьчелегенә ярдәм күрсәтүләре өчен, Казахстан парламенты вәкилләренә һәм җитәкчелеккә рәхмәт әйтте.

Ерлан Кошанов үз чиратында, республика парламентында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук, бөтен Татарстан халкын якынлашып килүче Рамазан ае белән котлады. Республиканың кунакчыллыгын да аерым искәртте ул.

– Татарстанга эш визиты программасы бик тыгыз: кыска гына вакыт аралыгында безнең делегация югары технологияләр өлкәсендәге заманча предприятиеләрдә булырга да, Казан Кремленең мәдәни объектлары белән танышырга да өлгерде. Татарстан безнең өчен икътисадның барлык өлкәләрендә дә алга таба хәрәкәт итү һәм милләтара тынычлыкны ныгыту үрнәге булып тора, – диде Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе.

Ерлан Кошанов республика делегациясен Казахстанга кунакка да чакырды. “Безнең өчен парламентара мөнәсәбәтләрне ныгыту мөһим. Өстәвенә, бүген безнең парламентлар гаилә, аналарны һәм балачакны яклау, фән һәм мәгарифне, инфраструктураны үстерү кебек юнәлешләрдә охшаш закон проектлары буенча эшли”, – диде ул. Татарстанның мәгълүмати технологияләрне үстерү юнәлешендәге тәҗрибәсенә аерым тукталып: “Без Казахстанны IT-дәүләткә әйләндерү турында сөйлибез. Шуңа күрә сезнең бу өлкәдәге тәҗрибәгез бик кызык”, – диде.


Фикер өстәү