Яңа пособиене кулдан ычкындырмаска: инде быелгы яздан ук 13 мең ала башларга мөмкин

Озакламый социаль ярдәмнең яңа төреннән файдалану мөмкинлеге ачыла. Акча автомат рәвештә банк карталарына күчереләчәк.
Пособие Россия Социаль фондыннан җибәреләчәк. Аның күләме 13 мең сум тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, Хөкүмәтнең әлеге яңалыгыннан илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәүче гаиләләр файдалана алачак, дип яза “proГород”.

Элегрәк пособиеләр буенча Пенсия фонды җавап бирсә, хәзер Социаль фонд бу мәсьәлә белән шөгыльләнә. Пособие моңа кадәрге 5 социаль ярдәм чарасына алмашка килеп, асылда балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бирелә. Ярдәм алуның төп максаты – гаилә кеременең түбән дәрәҗәдә булуы (билгеләнгән минимумнан кимрәк тәшкил итәргә тиеш) һәм гаилә мөлкәте исемлегенең тиешле критерийларга туры килүе.

Мәсәлән, ике автомобильгә ия булучы гаиләләр мондый пособие алуга дәгъва кыла алмый. Пособие алу өчен гариза тапшырырга кирәк. Февраль уртасында гариза языптапшыручылар инде март башында ук акчаның үз счетына күчерелүен көтәргә мөмкин.


Фикер өстәү