Балалы гаиләләргә универсаль пособие түли башлаячаклар

Пособие 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен тиешле барлык түләүләрне үз эченә ала.

Татарстанда киләсе елның гыйнварыннан аз керемле гаиләләргә универсаль пообие түли башлаячаклар. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, ул хәзер гамәлдә булып килүче өч пособиене: 3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләрне үз эченә ала.

Универсаль пособие җан башына туры килә торган кереме бер яшәү минимумыннан кимрәк булган балалы гаиләләргә билгеләнә. Акча, мохтаҗлыкка карап, гаиләнең кереме һәм милке билгеләнгән таләпләргә туры килгән очракта бирелә.
– Гадәттә бездә яшәү минимумы 1 гыйнвардан индексацияләнә. Әмма быел инфляция зур булу һәм бәяләр үсү сәбәпле, яшәү минимумын этаплап индексацияләү турында карар кабул ителде. Шулай итеп, яшәү минимумы инде 1 июньдә үк 10 процентка индексацияләнде. Россия хезмәт министры белдергәнчә, 2023 елның гыйнварыннан ул тагын 3,3%ка арттырыла. Саннар әле расланмаган, әмма игълан ителгән. Шуңа күрә аларга нигезләнеп сөйлим, – дигән Эдуард Вафин.

Аның искәртүенчә, бүген җан башына яшәү минимумы күләме 12,219 сум, эшләүчеләр өчен – 13,319 сум, балалар өчен – 11 852 сум тәшкил итә. Универсаль пособие күләме балага төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының 50%ын (5 926 сум), 75 (8 889 сум) яки 100%ын (11 852 сум) тәшкил итәргә мөмкин. Түләү 12 айга билгеләнә.


Фикер өстәү