Балаларга ярдәм күләме арта

1 гыйнвардан башлап илдә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күләме 1 бала өчен бер яшәү минимумына җиткерелә. «Гаиләдәге бер кешегә туры килә торган керем күләме бер яшәү минимумыннан кимрәк икән, киләсе елның 1 гыйнварыннан һәр балага берәр яшәү минимумы күләмендә түләячәкбез», – диде Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясендә.

Хәзерге вакытта илдә яшь ярымга, яшь ярымнан – 3 яшькә, шулай ук 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ярдәм итү программасы эшләп килә. Яшь ярымга кадәрге балалы гаиләләр өчен, гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган керем ике яшәү минимумына җитмәгән очракта, бер балага бер яшәү минимумы күләмендә пособие алу хокукы бирелә. Яшь ярымнан 3 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен, гаиләнең кереме ике яшәү минимумы күләменнән кимрәк булганда, ана капиталыннан бер балага бер яшәү минимумы күләмендә акча алу хокукы бирелә. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен, гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган керем бер яшәү минимумы күләменә җитмәгәндә, бер балага яшәү минимумының яртысына тигез күләмдә акча  түләнә.


Фикер өстәү