Түбән Кама районында бер ир хатынын гантель белән сугып үтергән һәм үзенә кул салмакчы булган

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 58 яшьлек ир-ат 57 яшьлек хатынына гантель белән суккан. Шуннан соң күкрәгенә пычак кадаган. Хатын-кыз шундук җан биргән. Шуннан соң вәхши үз-үзенә кул салмакчы булган. Хәзерге вакытта ул – хастаханәдә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе ир белән хатынның уртак тел таба алмавына бәйле. Тикшерүчеләр “үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү