Татарстанда агачларны цифрлаштыралар

Татарстанның Киңлекләр мәгълүматлары фонды бу айда урмандагы агачларны цифрлаштыру эшен башлап җибәрергә җыена. Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, бу хуҗасыз урманнар һәм ташландык кыр-басуларны ачыклау өчен кирәк.

Мондый биләмәләрне эзләү Түбән Кама районыннан башлана. Белгечләр, үзләренә алынган мәгълүматларны эшкәртеп, цифрлаштырачак. Алга таба әлеге мәгълүматлар Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыклары эшендә файдаланылачак.


Фикер өстәү