Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең илчеләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең  илчеләре белән очрашты. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов илчеләргә саммитта катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив алга этәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Россия өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең мөһим векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Татарстан мөселман компанияләре белән хезмәттәшлекнең алдынгы рәтендә тора. Республика рәсми һәм эшлекле дәрәҗәдә даими элемтәне хуплый, үзара визитлар оештырыла, уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

Узган ел Татарстан белән Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасында товар әйләнеше якынча 2 млрд.доллар тәшкил иткән, БДБ илләреннән тыш, Төркия, Индонезия, Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Малайзия белән актив үзара сәүдә алып барыла. Рөстәм Миңнеханов уртак инвестпроектларны үстерү өлкәсендә зур мөмкинлекләрне билгеләп үтте. «Татарстан мисалында һәм сезнең ярдәм белән без ислам бизнесы белән хезмәттәшлекнең гамәли механизмнарын җайга салырга омтылабыз», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты илчеләргә.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан — Россиянең машина төзелеше, нефть-газ химиясе комплексы, агросәнәгать комплексы үсеш алган алдынгы төбәкләренең берсе. Республика «КАМАЗ» автомобильләре, вертолетлар, тиз йөрешле һәм йөк пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җиһазлары, авыл хуҗалыгы продукциясе, медицина һәм фармацевтика товарлары белән тәэмин итәргә әзер.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөселман дөньясы белән уртак эшнең мөһим механизмы булып тора», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты әлеге оешманы 2014 елдан бирле җитәкли. Иртәгә, 20 майда, Казан Ратушасында төркемнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган утырышы узачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, Казан ИХО — 2022 яшьләр башкаласы статусын алды, аның химаясендә берничә мөһим халыкара чаралар узачак. Татарстан Президенты ИХО илләре вәкилләрен Татарстан башкаласына килергә һәм бу чараларда катнашырга чакырды.


Фикер өстәү