Рөстәм Миңнеханов: «Бүген хәләл – яшәү рәвеше һәм тулы бер индустрия»

Өч көн Казан хәләл бизнес өлкәсе тирәсендә кайнаячак. Кичә башкалада «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты һәм аның кысасында Russia Halal Expo халыкара күргәзмә ачылды. Инде газетаның узган саннарында искәрткәнебезчә, быел әлеге чара тагын да зуррак масштабларда уза. Чөнки ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 елга багышланган чаралар белән үрелеп бара.

– «KazanSummit» – безнең илдә Россия төбәкләре һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади бәйләнеше өчен бердәнбер һәм төп мәйдан, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чараны ачу тантанасында. – Ул үзен яңа элемтәләр булдыру һәм безнең илнең икътисади мөмкинлекләрен һәм инвестиция потенциалын күрсәтү өчен уңышлы бизнес-платформа булуын күрсәтте.

Шулай ук ул хәләл күргәзмәнең Россиядәге хәләл индустрияне популярлаштыруга, икътисадның хәләл мөмкинлекләрен күрсәтүгә, продукцияне сатып алучыларга һәм партнерларга тәкъдим итүгә юнәлгән булуын әйтте. Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов быелгы программаның гаять бай булуын ассызыклады. Партнерлык финанслары, медицина, спорт, креатив индустрия, экспортны үстерү һәм башка юнәлешләр буена фикер алышулар булачагын әйтте. Чараның буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып килә торган төп тема исә – бердәм куллану икътисады һәм хәләл иминлек.

Рәсми ачылыштан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карады. Биредә, елдагыча, хәләл ризыклар, машина төзелеше, сәнәгать оешмалары эшләнмәләре, матурлык һәм мода индустриясе тәкъдим ителгән иде. Президент һәм чит ил кунаклары узган гасыр үрнәкләре буенча яңадан торгызылган кабатланмас Коръән китабы, Болгар юртасы, музыкантлар, «Татнефть» компаниясе стенды янында тукталып, аларга аерым игътибар күрсәттеләр.

Күргәзмә белән танышып чыккач, рәсми делегация пленар утырышта катнашты. Россиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников саммит кунакларын сәламләп, «KazanSummit»ны Россия төбәкләренең ислам илләре белән бәйләнеше өчен мөһим мәйдан булуын белдерде.

– Биредә иң актуаль мәсьәләләр күтәрелә, ә иң мөһиме – позицияләр якыная һәм уртак проектларны тормышка ашыру буенча карарлар кабул ителә. Мондый килешүләр һәм партнерлыкны үстерү хәзер бик кирәк, – диде ул.

Татарстан Россия һәм ислам илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур роль уйный. Әлеге фикерне Төрекмәнстанның элеккеге Президенты, хәзер Милли Генгешы Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов әйтте.

– «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумын Казанда уздыру – ике арадагы дуслык һәм аңлашу мөнәсәбәтләре ныгуның ачык күрсәткече. Монда Татарстан уникаль роль уйный. Республика икътисади, сәүдә, инвестицияләр, гуманитар өлкәләрдә халыкара дәүләти хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән күп проектларны башлап җибәрүче һәм күпер салучы булып тора, – дип билгеләп узды экс-Президент һәм соңгы вакытларда Татарстан белән Төрекмәнстан арасында аерым бер эшлекле мөнәсәбәтләр булдырылуын ассызыклады.

Пленар утырышта чыгыш ясаган Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәләл индустрия үсешендә Россиянең мөмкинлекләре зур. Ул бүген ислам дөньясының халыкара сәясәттә, икътисадта һәм гуманитар бәйләнешләрдә үз кызыксынулары булган цивилизацияле берлек булуын әйтте.

– Билгеле, соңгы еллардагы һәм айлардагы глобаль үзгәрешләр ислам икътисадына тискәре йогынты ясамыйча калмады. Ләкин икътисади тормыш та үз хәленә кайта, хәләл куллану чыгымнары артыр дип фаразлана, – дип билгеләп узды Президент.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 20 миллионнан артык мөселман яшәгән территория хәләл индустриядә зур мөмкинлекләргә ия. Бу ризык кына түгел, туризм, медицина, мода, IT- технологияләр һәм башкалар.

– Бүген Татарстанда 100дән артык оешма хәләл продукция эшләп чыгара, аларның егермеләбе товарларын чит илгә чыгара. Илдә, гомумән, хәләл медицина һәм косметикага кызыксыну арта. Моннан тыш, безнең илдә Хәләл Френдли стандарты буенча кунакханә челтәрләренә һәм туроператорларга сертификация уздыручы оешмалар бар. Хәләл бүген – яшәү рәвеше һәм тулы бер индустрия, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Саммит кысасында шулай ук төрле мәйданчыкларда фикер алышулар, эшлекле очрашулар, килешүләр узды. Мәсәлән, SberTalk сессиясендә Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә ислам банкингына ихтыяҗ булырга мөмкинлеген әйтте. Аның фикеренчә,  законнарга тиешле үзгәрешләр кертеп, бу секторда гына махсус структура булдыру, шулай ук Россия субъектларында салым салуның һәм банк эшенең махсус режимын билгеләү белән эксперимент үткәрү мөмкин хәл.

Вставка

KazanSummit турында кызыклы мәгълүмат

Быел әлеге чара өч көнгә сузылачак. Билгеле булганча, узган елларда саммит җәен һәм ике көн генә була иде.

Быел саммит 59 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән 5 мең катнашучыны бер мәйданга җыйды. Кунакларның күпчелеге Төркия, Гарәп Әмирлекләре һәм Ираннан килде.

Быел Russia Halal Expo күргәзмәсенең мәйданы, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр артып, 10 мең квадрат метрга кадәр җитте. Анда җиде илдән 140 экспонат тәкъдим ителә. Күргәзмәгә керү ирекле.

Казансаммит кысасында дөньякүләм масштабтагы чара: World Halal Day (Бөтендөнья хәләл көне) уза. Ул Җир шарының төрле илләрендә 2014 елдан бирле үткәрелә.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү