Иман һәм дуслык хакына. Болгар юбилее уңаеннан Мәскәүдә күргәзмә ачылды

Бүген Дәүләт Думасында Болгарда ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, фракция җитәкчеләре катнашты.

Күргәзмә, Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорыннан башлап, совет чорына һәм бүгенге Россиягә кадәр, Идел буе төбәгендә ислам дине үсешенең төп дәверләрен тасвирлый.

Рөстәм Миңнеханов әлеге чараны үткәрү мөмкинлеге биргән өчен Дума җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Ил Президенты Владимир Владимирович Путин карары нигезендә, Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Оештыру комитетына Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелек итә. Бездә бик күп чаралар узачак. Узган елда, яңартылганнан соң, Мәрьям ана Казан иконасы соборын ачтык. Быел Җәмигъ мәчетен төзи башлыйбыз”, – диде Татарстан Президенты.

Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, күргәзмә экспозициясе ислам дине тарихы аша илебез тарихын барлау мөмкинлеге бирә. “Рөстәм Нургалиевич, күргәзмә өчен рәхмәт! Ата-бабаларыбыз ирешкәнгә сакчыл мөнәсәбәттә булу – безнең өчен бик зур бурыч. Без бер-беребезнең диненә ихтирамлы мөнәсәбәттә. Безгә моны кадерләп сакларга кирәк. Бу күргәзмә соңгысы булмас дип ышанам”, – дип йомгак ясады ул.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов әйтүенчә, Татарстанның үсеш тәҗрибәсен өлге итеп алырга мөмкин. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлемен. Сез хәтта болгавыр елларда да һәйкәлләрне җимермәдегез, урамнарның исемнәрен алыштырмадыгыз, Ленин музеен торгызуга ярдәм иттегез. Татарстан тынычлык һәм дуслыкның данлыклы традицияләрен дәвам итә”, – диде коммунистлар башлыгы.

ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов партия исеменнән һәм партиянең бүген сайланган җитәкчесе Леонид Слуцкий исеменнән әлеге чараны оештырган өчен Татарстанга рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Татарстан моделен барлык төбәкләргә җәелдерергә мөмкин. Күп конфессияле дөньяның тынычлыгын саклау өчен биредә бик күп эшләнелә. Мондый күргәзмәләр бер-беребезне яхшырак белергә ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте Нилов.

“Справедливая Россия – за правду” фракциясе депутаты Александр Бабаков әйтүенчә, Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу – дәүләтчелегебезне булдыруда мөһим вакыйга. Илнең төрле төбәкләре культурасына якынаю мөмкинлеге дә әле ул.

“Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев тәҗрибә туплау өчен Татарстанга еш килгәнлеген сөйләп үтте. “Тарихи ретроспективаны күрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт! Минтимер Шәрипович алдында баш иясем, Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә”, – дип өстәде ул.
Экспозиция Болгар дәүләтчелегенең һәм мөселман культурасының үсеше, Россиядә мөселман дине традицияләрен булдыру, шулай ук борынгы Болгар ядкәрләрен яңарту турында сөйли.

Күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Милли музее, Милли китапханә, Милли архив фондларында, Алабуга, Болгар һәм Биләр музей-тыюлыкларында сакланылучы тиңдәшсез архив документлары, кулъязмалар, бизәнү әйберләре, кием-салым белән һ.б. танышырга мөмкин.


Фикер өстәү