Альбертка гармун кирәк!

Казанда яшәүче егет тумыштан эпилепсия чиреннән интегә. Алар әнисе белән генә яшиләр. Әтиләре Альбертның авыру икәнен белгәч, аларны ташлап чыгып киткән.

– Чирем аркасында эшкә урнаша алмыйм. Дәүләттән 13 мең пенсия алам. Әмма ул акчам, даруларга да җитми. Әле бит ашыйсы, киенәсе дә килә. Фатир өчен дә түләргә кирәк, – ди ул.

Альберт кечкенәдән гармунда уйнарга өйрәнгән. Әнисе туган көненә бүләк иткән булган. Хәзер ул шул гармун белән метрода уйнап, акча эшли икән.

– Кешеләр биргән акча булмаса, белмим нишләр идем. Күп түгел инде ул. Әмма тормышны алып барырга җитеп тора. Даруларым да кыйммәтләнде хәзер. Миңа кирәклеләрен бөтенләй сатмый башладылар. Бер дарудан икенчесенә күчкәндә, өянәкләрем еш кабатлана, – ди ул.

Альбертка гармун кирәк. Үзенеке бик таушалып, искереп беткән.

– Метрода утырганда яныма килеп, ни өчен гармун уйнап акча җыйганымны сорыйлар. Аңлатып бирәм. Шөкер, кешеләр кимсетми, – ди ул. – Гармун алырга иде. Әмма ул кыйммәт. Кулдан алган очракта да, 67 мең сум сорыйлар.

Гармун алырга булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизиты:

Альберт Миңнуллинның 89625747184 номеры Саклык банкы картасына беркетелгән.


Фикер өстәү