Казан урамында ике бала утырган машинага газ пистолетыннан атканнар

Казанда ике бала утырган машинага газ пистолетыннан атканнар. «Татар-информ» хәбәр итүенчә күңелсез хәл башкаланың Табиев урамында булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәренә караганда, Табиев урамында Lexus белән Renault йөртүчеләре арасында низаг килеп чыккан. Шуннан соң япон машинасының йөртүчесе икенчесенә газ пистолетыннан аткан. Бу вакытта Renault автомобилендә 7 һәм 14 яшьлек ике бала да була.

Фаҗига урынына ашыгыч ярдәм чакырылган, зыян күрүчегә ярдәм күрсәткәннәр. Пистолеттан аткан йөртүчене исә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.


Фикер өстәү