Хөкүмәт ташламалы ипотека һәм гаилә ипотекасы күләмен арттырган

Хөкүмәт ташламалы ипотеканың максималь күләмен – 30 миллион сумга, гаилә ипотекасын – 15 миллион сумга җиткерәчәк.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, кешеләрнең торак сайлап алу мөмкинлеген киңәйтәчәк бу. Программа ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
“Кешеләр элекке сумма белән генә чикләнеп калмасын өчен һәм торак сайлау мөмкинлегенә ия булсын өчен, Хөкүмәт ташламалы ипотека кредитының максималь күләмен – 30 миллион сумга, гаилә ипотекасы күләмен – 15 миллион сумга кадәр арттырды”,– дигән Михаил Мишустин Хөкүмәт комиссиясе президиумының икътисади тотрыклылыкны үстерүгә багышланган утырышында.

Мишустин билгеләп иткәнчә, Хөкүмәт ташламалы ставка чикләрендә ипотека ставкаларын компенсацияләчәк.

Исегезгә төшерәбез: ташламалы ипотека программасы 2019 елдан бирле гамәлдә булып килә. Хәзер ташламалы ставка 9 процент тәшкил итә. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә ташламалы ипотека буенча лимит күләме моңа кадәр – 12 миллион сум, калган төбәкләр өчен – 6 миллион сум иде.


Фикер өстәү