Юрий Камалтынов Иран, Төркия һәм Алжир парламентарийлары белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Казанга «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик төркемене утырышында катнашу өчен килгән Иран, Төркия һәм Алжир парламент делегацияләре вәкилләре белән очрашты. Депутатлар Россия–Иран, Россия–Төркия һәм Россия–Алжир мөнәсәбәтләре кысаларында парламентара элемтәләрне үстерү, хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Без үзебезне ислам дөньясының иң төньяк ноктасы дип саныйбыз, – диде Юрий Камалтынов коллегаларын сәламләп. – Казан саммитын уздыру традициясенең зур тарихы бар. Бу мөһим форум кысаларындагы очрашулар вәкиллекле генә булып калмый, бәлки алар дәүләтләр һәм төбәкләр арасында конструктив диалогка әйләнә».

Юрий Камалтынов шулай ук Татарстан Дәүләт Советы, парламент комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге, депутатларның сайлау кампанияләре кысаларында гражданнардан кергән наказлар буенча эше турында сөйләде, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Парламентарийлар дәүләтләр арасында хезмәттәшлекне дәвам итү һәм киңәйтү мөһимлеген билгеләп үттеләр. Аерым алганда, хәзерге вакытта, гуманитар һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдән тыш, бизнесның Татарстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне алга таба үстерү ихтыяҗы бар.
Бүген парламент делегацияләре әгъзалары ИТ-паркта булдылар, дәүләт идарәсен цифрлаштыру, яңа инфокоммуникацион технологияләр кертү һәм ИТ-проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан тәҗрибәсе белән таныштылар.

Очрашуда Иран парламенты депутатлары Хоссейн Хатами, Киюмарс Сармади Вале, Миряд Хәсән Мөхәммәдәри, Бәһрам Хейдари, Төркиянең Бөек Милли Җыены депутаты Яшар Якыш, Алжирның «Эль-Бина» партиясе рәисе Әбделкадер Бенгрина, Алжирның милли халык ассамблеясе депутаты Юнес Хариз, Татарстан Дәүләт Советыннан – экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин  һәм башка рәсми затлар катнашты.


Фикер өстәү