Мәктәп укучылары Россия буенча бушлай сәяхәт итә алачак

Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә. Быел Россиянең 18 төбәгеннән 100 мең укучы бушлай ял итә алачак. Бу хакта Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Быел бездә беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен мәдәни һәм танып белүгә корылган кыска сәфәрләр программасы эшли башлады. 18 төбәктән бу проектта катнашырга теләк белдергән 100 мең укучы кызыклы экскурсия программалары кертелгән тур буенча сәяхәт итә алачак. Анда туган як тарихы, мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге була», – дигән Догузова.

Аның сүзләренчә, 2022 елда бу чарага 500 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Ә киләсе елдан 1,5 миллиард сум акча юнәлтү планлаштырыла. «Без ел саен 200-300 мең балага илебезне танып белергә һәм өйрәнергә ярдәм итәчәкбез», – дигән Ростуризм башлыгы.


Фикер өстәү