Киләсе елда Татарстанда бәрәңге һәм яшелчә җирләрен киңәйтү өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары артачак. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, хуҗалыкларга гына түгел, кешеләрнең бакчаларына да кагыла бу. «Авылда яшәүчеләрнең күбесе үз вакытында бәрәңге җирләрен нык киметте», – дигән ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә республика бюджетыннан һәр ел саен 500 миллион сум чамасы бирелә. Шул исәптән сыер асрауга – 350 миллион сум. «Хәзерге вакытта Татарстан Президенты кушуы буенча авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын арттыруга багышланган зона семинар-киңәшмәләре уза. Аларда халыкның мәшгульлеген саклау төп мәсьәлә буларак карала. Әлеге чаралар сала халкына 300 мең баш терлек, шул исәптән 100 мең баш сыерны саклап калу мөмкинлеге бирде», – дигән Ришат Хәбипов.