Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районы авылларында яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

Бүген Нурлат районында авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда республиканың 10 районыннан авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Семинарны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Фермерлар белән бүгенге очрашу – май аендагы зона киңәшмәләренең соңгысы. Моңа кадәрге өч киңәшмә Кама Тамагы, Саба һәм Бөгелмә районнарында уздырылды. Аларда дәүләт ярдәме программалары аша хәл ителә торган актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, фермерларга дәүләт ярдәме чаралары киңәйтелә. Фәрит Мөхәммәтшин барлык ярдәм чараларыннан күбрәк файдалану, грант программаларында актив катнашу тәкъдиме белән янә шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Парламент башлыгы шулай ук республика Икътисад министрлыгына авыл хезмәтчәннәрен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча гамәлдәге чаралар белән таныштыру эшен җәелдерергә кушты.


Фикер өстәү