Рөстәм Миңнеханов химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында Химик көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чараны «Нефтехим Арена» боз сарае мәйданчыгында оештырдылар. Рәсми өлеш башланганчы Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть химиясе предприятиеләре күргәзмәсен карады, Татарстанның химия комплексы үсешенең өстенлекле юнәлешләре белән танышты, шул исәптән фәнни-мәгариф потенциалын ныгыту белән танышты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов химия сәнәгате хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Бездә яхшы традиция бар — Химиклар көнен без Түбән Камада билгеләп үтәбез, безнең предприятиеләргә йөрибез, яңа җитештерү объектларын ачабыз. Бүген без „Танеко“ да өч производство эшләтеп җибәрдек, „Түбән Кама нефть химиясе“ААҖнең яңа проекты белән таныштык. Бу бик зур инвестицияләр, дөнья дәрәҗәсендәге заманча производстволар. Димәк, безнең нефть химиясе конкурентлы, перспективалы булачак», — диде ТР Президенты.

Шул ук вакытта теләсә кайсы производствода иң мөһиме — белгечләр, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Сез безнең химия сәнәгатенең нигезен формалаштырасыз. Шуңа күрә без фәнни-мәгариф өлкәсен үстерүгә, кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирәбез», — дип ассызыклады Президент.

«Бүген Татарстан Республикасы — илебезнең нефть химиясе үзәкләренең берсе. Безнең киләчәккә планнарыбыз зур, без аларны гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Президент республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Фикер өстәү