Путин балалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы карарга кул куйды

Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасы вакытында балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм итү чараларын карап, эшләп бетерү бурычы куйган иде. Бүген улбалалы гаиләләргә ярдәм итү турындагы карарга кул куйды. Бу турыдагы документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.

Документ нигезендә, 1 июльдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә торган тулы булмаган гаиләләр төбәктә балалар өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык түләү алачак (Россия буенча уртача 5,6 мең сум). Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

12 атнага кадәр йөкле булган хатын-кызлар медицина оешмаларына исәпкә баскан очракта яшәү минимумының 50 проценты күләмендә пособие алачак.

1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрге балаларны карау буенча больничный уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Инна Святенко аңлатканча, бу түләүләрне һәм пособиеләрне вакытында һәм тулысынча алу өчен гражданнарга дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк.


Фикер өстәү