Александр Малькевич башлангыч тавыш бирүне бәяләде

Россия Иҗтимагый палатасының онлайн-форматта тавыш бирүгә контрольлек итү буенча эш төркеме җитәкчесе Александр Малькевич “Бердәм Россия”нең Россия һәм Татарстанда башлангыч тавыш бирүнең барышын бәяләгән. Эксперт фикеренчә, праймеризны гамәлгә кертү хәтта олпат сәясәтчеләрне дә яңа эш алымнарына өйрәнүгә этәргеч бирә.

– Кайбер сәясәтчеләр өчен бик җитди этәргечкә әйләнде бу. Праймериз берникадәр дәрәҗәдә тынычланып калучыларга актив төстә алга таба омтылып, сайлаучылар белән яңа аралашу юлларын эзләргә мәҗбүр итә, – дигән ул.

Малькевич праймериз процедурасының ачыклыгын һәм уңайлылыгын югары бәяләгән.
– Шулай ук кандидатлар өчен дә җайлы: документлар җыюдан тыш, башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен 2 видеоролик кына төшерергә кирәк: үзең белән һәм программа белән таныштыру. Барысы да максималь дәрәҗәдә уңайлы, дип искәрткән эксперт.

Аның фикеренчә, башлангыч тавыш бирүдә яшьләрнең катнашуын төрле яклап хупларга кирәк. Татарстанда праймеризда катнашучы 96 кеше арасыннан өчтән бер өлеше чамасы – 35тән яшьрәкләр, ә яртысы – волонтерлар яки иҗтимагый оешмалар вәкилләре.

Александр Малькевич праймеризның депутатлыкка кандидатлыкка дәгъва кылучылар арасында көндәшлек көрәше өчен шартлар тудыруын билгеләп үткән.

– Яшьләр, волонтерлар, актив җәмәгатьчелек вәкилләре үзләренең көчләрен сынап карарга тиеш. Мин озак еллар буе журналистика буенча белем алучы студентларга диплом алды практикасы сыйфатында башлангыч тавыш бирүдә катнашырга кирәклеге турында сөйләп килдем. Алар анда документлар белән эшләргә, кешеләр белән аралашырга, чыгыш ясарга, сайлаучылар белән очрашуларга өйрәнәчәкләр – боларның барысы да алар өчен чиктән тыш файдалы, – дип билгеләп үткән эксперт.


Фикер өстәү