Җәй башында ниндирәк яшелчә-җимешләргә өстенлек бирергә? Диетологлар бу җәһәттән җиде продуктны аерым атап үткән, дип яза “Известия”.
1. Грушаның иртә өлгерешле сортлары. Җимеш күзләрнең сәламәтлеген саклауга ярдәм итүче матдәләргә гаять бай. Шикәр чиреннән һәм бавыр авыруларыннан интегүчеләргә дә файдалы. Моннан тыш җимеш йөрәк-кан тамырларын кисәтүгә дә булыша.
2. Вешенка гөмбәсе. Микроэлементларга һәм клетчаткага бик бай.
3. Имбир. Ашказанын чистарта, күтәренкелек, көч-дәрт өсти. Моннан тыш, чирләгәндә, тән температурасын төшерү өчен дә менә дигән дәва.
4. Мангольд. Яфрак-чөгендер ул. Тамыразык түгел, бары тик яфраклары гына бар аның. Бакчада гүя затлы чәчәк кебек үсеп утыручы бик тә матур яфраклары организм өчен зур сихәт бирә. Аларны ашка, йомырка тәбәсенә, салатларга һәм башка ризыкларга өстәргә мөмкин. Мангольд организмда К һәм Е витаминнарын тиешле дәрәҗәдә саклап тота, анда шулай ук натрий, тимер, магний һәм фолий кислотасы күп. Чөгендерне азканлылыктан, шикәр чиреннән һәм бөерләргә утырган ташны кудыру максатында файдаланырга мөмкин.
5. Редис. Витаминнар һәм калийга бай. Ашкайнатуны яхшырта.
6. Кузгалак. Диетологлар әйтүенчә, аны кыйммәтле витаминнар һәм микроэлементлар келәте дип атарга мөмкин. Үсемлектә фосфор, магний, йод, фтор, цинк күп. Кузгалак бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, авыртуны баса һәм канны чистарта.
7. Кызыл карлыганның иртә өлгерешле сортлары. С һәм Р витаминнарына, минераль тозлар һәм тимергә бай. Карлыган кан тамырларына сихәт бирә һәм, авырып киткәндә, тән температурасын төшерергә, ялкынсынуны бетерергә ярдәм итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat