Һәр унынчы кеше кризиста: «хроник җәфа чигү»дән кайчан котылырбыз?

Хөкүмәт кризистан чыгу өчен никадәр генә тырышмасын һәм рәсми статистика икътисадта җанлану бара дип расламасын, илдә халыкның коронакризистан «хроник рәвештә җәфа чигүче» зур катлавы бар дип әйтәләр. Болар – пандемия нәтиҗәсендә эшсез калучы яисә хезмәт хакларының бер өлешен югалтучылар. Җәмгыятьтә андыйлар 11 процент тәшкил итә икән. Җәмәгатьчелек фикере фонды (ФОМ) шулай дип раслый. Бу 11 процентның проблемалары һаман да тирәнәя, диләр.

Үткән ел андыйлар саны күбрәк булган. 2020 елның августында 17 процент россияле икътисади проблемалар кочагыннан котыла алмавын әйткән. Шуннан соңгы чорда хәле кискенләшүчеләр саны кимегән. Әмма быел тагын артып, 11 процентка җиткән. Быелның февраленә кадәр «коронакризистан җәфа чигүчеләр» активлык күрсәткән әле: югарырак хезмәт хакы түләнә торган эш эзләгәннәр, өстәмә керем юлларын табарга тырышканнар, бизнес ачу белән кызыксынганнар. Хәзер андый кызыксыну кимегән. Гомумән, илдәге бар халык арасында да зуррак хезмәт хакына яисә керемгә өметләнүчеләр саны түбәнәйгән икән. 16 процентка гына калган.

Өметсезлеккә төшүчеләр товарларны кимрәк сатып ала, кайбер азык-төлектән һәм хезмәтләрдән баш тарта. Арзанрак продуктлар һәм товарлар эзли. Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру фонды андыйларның социаль-демографик портретын сурәтләгән. Болар арасында 45 яшькә кадәргеләр өстенлек итә икән. Күбесе миллионлы шәһәрләрдә 3–4 кешелек гаиләрдә яши, хосусый предприятиеләрдә эшли. Нигездә алар – табышы һәм кереме пандемия нәтиҗәсендә кимегән тармак вәкилләре: туристик бизнес, җәмәгать туклануы, азык-төлек булмаган ритейл, хезмәт күрсәтү өлкәсе. Кече бизнес вәкилләре дә шулар арасында.

Белгечләр, илдә, башка дәүләтләрдән аермалы буларак, эшсезләр генә түгел, ә эшләүгә карамастан, «хроник рәвештә фәкыйрьлек чигендә көн күрүче» катлау формалашты, дип әйтә. Кеше иртәдән кичкә кадәр эшли, әмма эшләгәне элементар ихтыяҗларны канәгатьләндерергә дә җитми.

Елның икенче яртысында сум тотрыкланса, эшсезлек һәм инфляция кимесә, «пандемиядән хроник җәфа чигүчеләр» саны кимер дип өмет белдерүче белгечләр дә бар. Бездәге хөкүмәт бит инде, башка илләрдәге кебек, халыкка массакүләм акча өләшүне оештырмады. Милли байлык фонды капчыгын фәкыйрь халык файдасына чишәргә ашыкмады. Әле менә соңгы көннәрдә генә ул капчыктагы акчаның беренче файдаланучылары мәгълүм булды. Ике дәүләт компаниясе (Россия тимер юллары һәм «Автодор») һәм ике миллиардер – Андрей Бокарев һәм Искәндәр Мәхмүдов «Трансмашхолдинг» компаниясе Милли байлык фондының берничә йөз миллиард сум акчасын эшкә тыгачаклар. Гадәттә андый масштаблы проектлар уңышсыз төгәлләнә, нәтиҗә бирмиләр. Бу юлы алай булмас дип өметләнеп карыйк инде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 

 

 


Фикер өстәү