Морг хезмәткәрләрен мөселман кануннары буенча мәет юарга өйрәтәчәкләр

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннары буенча  дөрес итеп юуны тәртипкә салу мәсьәләсе карала.

Бу уңайдан нәзарәтнең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы Марат Тимерҗанов белән очрашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Очрашуда сүз моргларда мәетләрне дөрес итеп юу, мәчетләр һәм морглар хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештыру турында барган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылучы бу курсларга Республика суд-медицина экспертизасы бюросы базасында моргларда эшләүче санитарлар,  мәхәлләләрдә мәетне юучы ир-атлар һәм хатын-кызлар, ритуаль хезмәт күрсәтүче оешма эшчеләре, мәчет хезмәткәрләре чакырылачак.

Шулай ук  Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангыч медицина белеме бирүче курслар оештыру мөмкинлеге дә карала.


Фикер өстәү