Яңа ачылган «Рауза» мәчете имам-хатыйбы: «Аллаһ йортында да әни тематикасына урын бирелергә тиеш иде»

Иман нуры ишектән үк иңә башлый. Һәрхәлдә, Казанда яңа ачылган «Рауза» мәчетендә шулай. Монда каршы алудан башлап, озатып калуга кадәр үзебезчә – татарча, түшәм белән диварлары да рәхәт мохит өсти. Мәчет тә татар символикасына бик бай. «Рауза» мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Вафин белән Аллаһ йортының үзенчәлекләре, мәчеттә дин тотучылар өчен каралган мөмкинлекләр турында сөйләштек.

 – Илнур хәзрәт, «Рауза» мәчетенә килгәнче, «Яндекс.Карта» хезмәте аша гыйбадәт урыны турында халык фикерен укыдым. Барысы да мәчетнең матурлыгын, мондагы мөнәсәбәтне ассызыклый. Сездән дә сорыйк инде: «Рауза» мәчете Казандагы башка мәчетләрдән нәрсәсе белән аерылып тора?

– Мәчетне бу елның сентябрь аенда ачтык. Аллаһ йорты бик тиз арада – 1 ел да 5 айда төзелде. Мәчетне салыр алдыннан Радик Рәүф улы Гайзатуллин  (республиканың финанс министры. – Авт.), безне җыеп: «Егетләр, республикадагы мәчетләрне карап чыгыгыз әле», – диде. Төп максат – мәчетләрдә булган минусларны яңа мәчеттә булдырмау иде. Республикада яңа салынган гыйбадәтханәләрне карап чыктык, үзебезгә нәтиҗә ясадык. Без алдан ук уйлаган нечкәлекләр иде ул. Иң элек – мәчеткә керү. Керә торган урын кечкенә, чишенү бүлмәсе тар, чыгарга бер генә ишек. Аннан тәһарәтханә мәсьәләсе. Шулай ук күп урында ул кечкенә, начар ис бар, дымлылык зур. Барысын да әйтеп бетереп тә булмый. Бер караганда бу – көнкүреш сораулары. Безнең максат кеше өчен мәчетебезне уңайлы итү иде. Мәчетнең намаз залы никадәр затлы, матур булмасын, гардеробта, тәһарәт алу урынында тәртип, чисталык юк икән, бу матурлыкка игътибар да итүче булмый.

Икенче максатыбыз – мәчетнең эчке мохитен матур итү. Монда басып тору да рәхәтлек, тынычлык бирергә тиеш. Бу җәһәттән дә тырыштык. Мәчетебез «Рауза» исемен йөртә. Бу – ана исеме. Димәк, Аллаһ йортында да әни тематикасына урын бирелергә тиеш иде. Әйтик, мәчеткә керә торган җирдә үк әниләр исеменнән балаларга фатиха рәвешендә нәсыйхәт эленеп тора. Анда барысы да – тел дә, милләт тә исәпкә алынган. Аны язып биргән апаларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын. Мәчет эчендә исә – бу тематикага багышланган Коръән сүрәләре, аятьләр. Монысы инде – безгә, балаларга, Аллаһ сүзе. Гарәп телендә шәмаил рәвешендә ясарбыз дип уйлаган идек. Ә Радик Рәүф улы безгә аны, һичшиксез, татарча да ясатырга киңәш итте. Дөрестән дә, барысы да гарәп телен белми бит. Киләчәктә мәчет эчендә диварларга хәдисләрдән өзекләр беркетергә җыенабыз.

Дизайнга килгәндә, аны танылган Дмитрий Мусин һәм аның хатыны Лилия эшләде. Аңа баштан ук: «Мәчеттә барысы да татарча, милли булырга тиеш», – дидек. Башкаларны да карадык, барысы да матур, сүз дә юк. Әмма без нәкъ менә миллилеккә йөз тоттык. Мәчет – гасырларга төзелә торган бина. «Рауза» да, Аллаһ боерса, озак еллар эшләр. Шуңа күрә киләчәкне уйлап, нигезне салып калдырасыбыз килде. Килгән һәр кеше биредәге орнамент, төсләрне дә күңелгә хуш килә, дип мактый.

Шунысын да әйтәсем килә: мәчеттә каршы алу да бик мөһим. Кеше тәүге тапкыр Аллаһ йортына атлап кергәндә куркырга, шикләнергә дә мөмкин бит. Шуңа да аны ачык йөз күрсәтеп каршы алу, юнәлеш бирү мөһим. Начар мөнәсәбәт кешенең бу урынга икенче тапкыр килүенә киртә булырга мөмкин. Мәсәлән, безгә экскурсия белән килеп керәләр, без: «Ачылганнан бирле көтәбез сезне!» – дип каршы алабыз. Аларга да рәхәт. Рәхмәт әйтеп чыгып китәләр.

Кеше мәчеткә килде, уңайлыкларны күрде, яхшы сүз ишетте, әйбәт мөнәсәбәт тойды, күзе белән матурлыкка сокланды. Тагын бер нәрсә кала: ул борыны белән дә хуш ис тоярга тиеш. Кайбер вакытта теге яисә бу урынны ис буенча да хәтердә калдырабыз бит. «Рауза»ны да шулай итеп искә алуларын теләдек. Махсус белгечләр хуш исле ислемайлар алып урнаштырды. Кайберәүләр: «Мәчет исе тыштан ук килә», – ди. Әйткәнемчә, кешегә мәчеттә рәхәт булырга тиеш. Безнең максатыбыз да шул.

– Ачылганыгызга бер айдан вакыт узды. Мәчеткә кеше сукмак салдымы инде?

– Мәчетнең намаз залы 250 урынга исәпләнгән. Хатын-кызлар өчен балконда 75 урын бар. Әни, хатын-кыз исемен йөрткән мәчеттә гүзәл затларыбызга да урын булырга тиеш, билгеле. Күп мәчетләрдә җомга намазларында аларга урын җитми бит. Актык җомга намазына 230 ир-ат, 39 хатын-кыз килде. Шунысын да әйтим: ачылыш көнендә үзебез дә көтмәгән санга ирештек: җомгага 138 кеше килде! Әлхәмдүлилләһ, биш вакыт намазга да йөриләр.

Бер ай гына эшлибез, әмма күрсәткечләребез шөкер итәрлек. Әйтик, мәчеткә ике меңләп кеше килеп китте инде. Һәркайсына тиешле игътибар бирергә тырышабыз.

Җомга намазларына башка милләт вәкилләре дә килә. Бездә күпчелекне татарлар тәшкил итә, әлхәмдүлилләһ!

– Иман йортының урыны да уңышлы сайланган, шулай бит?

– Бу территориядә мәчетләр юк. Кешеләрнең мәчеткә ихтыяҗы бар иде.

– Никах укыту, балага исем куштыру ниятләре белән бу мәчеткә килеп буламы соң?

– Мәчет бу эшләрне дә башкара. Никах уку өчен аерым бүлмәбез бар. Соңгы мәгълүматлар буенча, «Рауза»да өч пар никах укытты. Өч балага исем куштык. Халыкның дини ихтыяҗын канәгатьләндерү юнәлешендә эш башланды, шөкер.

– Биредә ислам нигезләренә өйрәтү каралганмы?

– Коръән укырга өйрәтү, хатын-кызлар өчен башлангыч дини белем бирү курслары бар. Төркемнәр тупладык. Укытучыларыбыз бик белемле, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган белгечләр. Курслар түләүле. Әмма бу – мәчет акча эшли дигән сүз түгел. Укырга йөргән кешенең дисциплинасы өчен шулай кирәк. Шуңа күрә символик түләү керттек. Теләсә кайсы бушлай бирелә торган әйбернең кадере булмый бит ул.

– Илнур хәзрәт, күзәтүләрегездән чыгып, яшь буын дингә тартыла, дип әйтергә мөмкинме?

– Мәчеткә биш вакытка намазга йөрүчеләрең яртысыннан күбрәге – яшьләр. Әлхәмдүлилләһ, Татарстандагы, Казандагы дини вазгыять шөкер итәрлек. Безгә мәчетләр кирәк! Алар чыннан да җитми.

– Мәчетләр гуманитар ярдәм җыюга да кушылды. Бу җәһәттән «Рауза» мәчете нәрсә эшләде?

– Әйе, мәчет ачылу вакытында акча җыелды һәм без аны республикадан мобилизацияләнүчеләргә тапшырырга булдык. 200 мең сум акча җыелган иде.

Мәчет турында мәгълүмат

«Рауза» мәчете Сеченов урамы, 21 йорт адресы буенча урнашкан. Иман йорты 1,4 мең кв. м мәйданны били.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: +7 987 226-50-50.

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү