Авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәләре башланды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районында авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын көчәйтү мәсьәләләре буенча зона-семинар киңәшмәсен уздырды.

Анда республиканың көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш төбәгендәге 14 районыннан хакимият башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, министрлыклар, ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.

Менделеевск районында зона киңәшмәсе мондый семинарларның тулы бер сериясен ачып җибәрә. Май аенда алар шулай ук Зәй, Югары Ослан һәм Балык-Бистәсе районнарында үткәреләчәк. Быел зона семинар-киңәшмәләренең унбишенче тапкыр үткәрелүе инде. Дәүләт Советы депутатлары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре фермерлар белән очрашып, килеп туган проблемалар буенча фикер алыша һәм соңыннан аларны дәүләт ярдәме программалары нигезендә хәл итә.

Киңәшмә алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районы хакимияте башлыгы Радмир Беляев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карады, фермерлар, эшкәртү предприятиеләре белгечләре, авыл эшмәкәрләре белән аралашты. Парламент башлыгы шулай ук язгы кыр эшләренең барышы, авылда эшмәкәрлекне үстерү шартлары, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәм чараларының нәтиҗәсе белән кызыксынды.

Дәүләт Советы Рәисе, Мәдәният сараенда семинар-киңәшмәне ачып, республикада авылда яшәүчеләргә ярдәм итү максатыннан бик күп эшләнүен искәртеп үтте. “Бүген безнең гомуми бурыч – авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү, аларның бизнесы керемен арттыруга ярдәм итү”, – диде парламент башлыгы.


Фикер өстәү