Татарстанда быел юл-транспорт һәлакәтендә өч баланың гомере өзелгән

Ел башыннан республикада балалар катнашында 108 юл һәлакәте теркәлсә, өчесен табиблар коткара алмаган, калганнары исә имгәнгән. Бу хакта балалар арасында бәхетсезлек очракларын кисәтүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.

– Өлкәннәр әлеге мәсьәләгә бик җитди карасын иде. Махсус автоурындыктан файдаланыгыз. Алар балаларның гомерен коткарып кала. Тизлек режимын саклагыз, – дип кисәтте Дамир Бикмөхәммәтов.
Ул әти-әниләрне исә, сукутерлар – уенчык түгел, балаларыгызга сатып алмагыз, дип кисәтте.

Белгеч велосипедта юлны ашыгып кисеп чыгарга ярамавын аңлатты. Күптән түгел Казанда ике велосипедчы шул рәвешле һәлакәткә очраган. Быел яшь велосипедчылар катнашында 14 фаҗигә теркәлгән. Нәтиҗәдә барысы да имгәнгән.


Фикер өстәү