Татарстан юлларында ел башыннан балалар катнашында 374 транспорт һәлакәте теркәлгән. 11 баланың гомере өзелгән. ЮХИДИ идарәсе шундый куркыныч саннар китерә. Идарә башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтләрендә 393 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, үлгәннәрнең икесе велосипедчы, берсе җәяүле һәм сигезе пассажир урынында булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat