Машинадагы бала кәнәфиенә булган таләпләрне катгыйландырырга җыеналар

Тиздән машинадагы бала кәнәфиенә булган таләпләр катгыйланырга мөмкин. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин хәрәкәт иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясенә шундый күрсәтмә биргән. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 15 ноябрьгә кадәр проектны ахыргача эшләп бетерергә тиеш.

Юллардагы вазгыятьтән чыгып ясалган тәкъдим бу. Рәсми саннардан күренгәнчә, гыйнвар – сентябрь аралыгында Россия юлларында балалар катнашында 13,5 мең юл һәлакәте килеп чыккан. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк. Ел башыннан бирле теркәлгән шундый юл һәлакәтләренең 910ында балалар махсус кәнәфидә утырмаган яки куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән булган.

Белгечләр юл һәлакәтләрендә зыян күргән балалар саны артуның тагын бер сәбәбен атый. Соңгы арада ата-ана баланы машинага утыртканда махсус кәнәфи урынына каешка тагыла торган махсус өчпочмак формасындагы чүпрәк җайланма гына куллана башлаган. Шуны таксаң, каеш шумый, баланың гәүдәсе төз тора, күкрәк читлеге дә каплаулы була, янәсе. Махсус кәнәфи белән чагыштырганда арзанрак та. Бүген ул уртача 200–500 сум тора. Өстәвенә аны инде без ияләнеп өлгергән маркетплейслардан да җайлы гына сатып алып була.

Әмма белгечләр чаң суга! Әлеге чүпрәк җайланма махсус кәнәфине һич кенә дә алыштыра алмый. «НАМИ» фәнни-тикшеренү үзәге белгечләре бу уңайдан уздырылган махсус тикшеренү барышында мондый ялган саклагыч чараларның, киресенчә, бала сәламәтлегенә зыян гына салуын ачыклаган.

– Машинада утырган бала шушы өчпочмаклы җайланма тагылган каеш ярдәмендә генә эләктерелгән булса, юл һәлакәте вакытында ул аның астыннан шуып чыгачак яки буылып калачак. Чүпрәк букчаны хәтерләткән каркассыз кәнәфиләр дә куркыныч. Алар юл һәлакәте вакытында баланы тотып кала алмый, – ди үзәк белгече Денис Загарин.

Бу юлларны язганда, нигездә, маркетплейсларда сатылган мондый ялган саклагыч җайланмалар белән якыннанрак танышып чыгасы иттек. Баксаң, товар турында тулы мәгълүмат язылган бүлектә акка кара белән «бу җиһаз мөстәкыйль рәвештә генә баланы саклап бетерә алмый , ул махсус кәнәфи белән бергә генә кулланылырга тиеш» дип язылган. Бу искәрмәгә колак салу-салмау инде һәркемнең үзеннән тора. Әмма бала гомере турында сүз барганда мондый кисәтүне колак аша уздыруның башка сыймаслык хәл икәнлеге көн кебек ачык. Шуңа күрә белгечләр мондый кисәтүләргә игътибар итмичә, машинага баласын юк-бар саклагыч җайланма ярдәмендә генә утырткан ата-анага штраф сала башларга тәкъдим итә дә инде.

 


Фикер өстәү