Уңышка китергән осталык. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә чирәмдәге хоккей буенча «Динамо – Ак Барс» ир-егетләр командасын кабул итте. Казан клубы Россия чемпионаты суперлигасында җиңү яулаган иде.
– Сезне искиткеч җиңүегез белән котлыйм. Команда рухы, югары осталык, җиңүгә омтылыш рекордлы күрсәткечкә – 21 нче тапкыр Россия чемпионы титулына китерде, – диде Рөстәм Миңнеханов, команданы котлап.
Рәис искәрткәнчә, команда икенче ел рәттән яхшы күрсәткечләр белән сөендерә. Алар быел да ил чемпионы, Россия Кубогы һәм Суперкубок иясе булып танылды.
– Бу – Россия һәм Татарстан спорты өчен уникаль казаныш, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул клубка ярдәм иткән кешеләргә дә, команда әгъзаларының гаиләләренә дә рәхмәтен әйтте.
– Команданың рухын ныгытуга гаиләләрегез, дусларыгыз, җанатарларыгыз һәм барлык татарстанлылар да өлеш кертә. Команданың уңышлары – республикада чирәмдәге хоккей үсешенә өстәмә этәргеч һәм үсеп килүче буын өчен яхшы үрнәк, – диде Рәис.
Рәхмәт сүзләренә команда да җавапсыз калмады. «Динамо – Ак Барс» командасының баш тренеры Араик Маргарян исә: «Татарстанда эшләвем белән горурланам һәм моның белән бәхетлемен!» – диде.