Рөстәм Миңнеханов алкалы хоккей буенча «Дуслык – Дружба Кубогы» II бөтенроссия турнирында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алкалы хоккей буенча «Дуслык  – Дружба Кубогы» II бөтенроссия турнирында булды.

Турнир Казанда Спорт сарае аренасында уза.

Исегезгә төшерәбез, алкалы хоккей буенча «Дуслык  – Дружба Кубогы» II бөтенроссия турниры 2022 елның 17-20 февралендә Татарстан Республикасында уза. Турнир Россиянең 4 шәһәреннән (Казаннан, Санкт-Петербургтан, Салаваттан, Североморсктан хоккей командалары) 260га якын спортчы җыячак. Турнир исемендәге төп идея – халыклар һәм төрле дин конфессияләре вәкилләре арасында спорт һәм дуслыкны пропагандалау.

Алкалы хоккей буенча «Дуслык  – Дружба Кубогы» II бөтенроссия турниры финалы 2021 елның 21 февралендә Раифа монастыре күле бозында узды. Финал ярышында Казанның духовный храмы руханилары һәм мәхәллә кешеләре командасы һәм Казан югары танк команда училищесы һәм Росгвардия хәрбиләреннән тупланган «Т-26» командасы очрашты. Әлеге ярышлар тарихында беренче чемпион «Добрыня» командасы (Казан) булды.

Казан боз спорт сарае трибунасыннан Татарстан Президенты, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән бергә, Казанның «Миллениум» диниара командасы һәм ТР Югары Суды «Фемида» командасы матчын карады. Киеренке көрәштә 4:3 исәбе белән «Миллениум» хоккейчылары җиңү яулады.

Уен тәмамланганнан соң, Дуслык Кубогының беренче һәм икенче уен көненең иң яхшы уенчыларын бүләкләү тантанасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан митрополиясе башлыгы владыка Кирилл, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов чыкты.

Бүген турнирда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов хоккейның элеккечә үк яраткан спорт төре булып калуын әйтте һәм барысына да яхшы уен теләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу турнир традициягә әйләнәчәген белдерде.

Рөстәм Миңнеханов узган очрашуларда аерылып торган иң яхшы уенчыларга призлар тапшырды. Казанның «Добрыня» епархиясе командасы һәм Казанның «Миллениум» диниара командасы ярышкан ачылыш матчының иң яхшы уенчысы дип Духосошенство храмы клиригы иерей Сергей Подопрелов танылды. Руханига истәлекле бүләкне Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


Фикер өстәү