Казанда хоккей буенча “Дуслык Кубогы” турниры башланды

Бүген Казанның Спорт сараенда хоккей буенча “Дуслык Кубогы” турниры башлынды. Диннәр арасындагы дуслыкны ныгыту ниятеннән уздырылучы әлеге ярышны ел саен оештырырга җыеналар. Икенче турнирда илнең төрле шәһәрләреннән җыелган 10 команда чыгыш ясый.

Казан командалары – турнирның узган елгы җиңүчесе “Добрыня” белән “Миллениум” арасындагы матч алдыннан узган ачылу тантанасында спортчыларны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, республиканың “Динамо” физик культура һәм спорт җәмгыяте башлыгы Әсгат Сәфәров сәламләде. “Хоккей Россиядә инде күптән чын мәгънәсендә халык уенына әверелде. Төрле яшьтәге кешеләр, төрле милләт вәкилләре, төрле дин тотучылар хоккей уйный. Республикадагы ике дини оешма – Казан епархиясе һәм Татарстан мөселманнарының Диния Нәзратәтенең әлеге турниры оештыруга алынуы игътибарга лаек. Менә бу Татарстан инде. Менә бу православ динен тотучылар һәм мөселманнар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек үрнәге инде”, – диде Әсгат Сәфәров.

Турнирда катнашучыларны Татарстан буенча федераль инспектор Виктор Демидов, физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча патриарх комиссиясе җитәкчесе, Мурманск һәм Мончегорск митрополиты Митрофан, Татарстанның Диния Нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов сәламәләде.

“Дуслык Кубогы” турнирында Казаннан “Добрыня”, “Т-26”, “Мечта”, “Фемида – Югары суд”, “Миллениум”, “Чайка”, “МВД по РТ”, Салават каласыннан “Димитрий Донской”, Североморскидан “Северный флот 35+” һәм Санкт-Петербургтан “ЕвроНика” командалары чыгыш ясый.

 

 


Фикер өстәү