Казанда 12 меңгә якын кеше сусыз калган

Казанның Идел буе районында урнашкан Гариф Ахунов урамында авария аркасында суны өзү турында хәбәр «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесеннән төнлә алына.

Авария аркасында күпфатирлы 18 торак йорт сусыз калган. Аларда 11962 кеше яши, шуларның 3 меңнән артыгы балалар, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Гариф Ахунов урамындагы 2, 16, 10 нчы йортлар, Бакый Урманче урамында 4, 6, 5, 11 Б (корпус 1, 2, 3, 4), 10, 9, 7, 1, 2, 20, 22 нче номерлы йортлар, шулай ук Мидхәт Булатов урамындагы 5 нче йортта су бирү туктатылган. Суүткәргеч өзелгән урында төзәтү эшләре бара. Аларны бүген, 19 февральдә, өйләгә тәмамларга планлаштыралар.


Фикер өстәү