Аяз көнне Казанны су басуның сәбәпләре ачыкланды

Кичә Казанның Юлиус Фучика урамын су басу, аннан зыян күрүчеләр турында язып чыккан идек. Әлеге гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәбе нидә?

Машинасы су астында калган Илназ Шәрәфиев: «Халык Сабантуйдагыдай тамаша кылды, балалар рәхәтләнеп су керде»

Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, кичке сәгать 5ләр тирәсендә Юлиус Фучик урамында урнашкан 105 б йорты янында су ага башлый. Моның сәбәбе – “Апекс” оешмасы тарафыннан метро төзү эше башкарылганда, 600 мм диаметрлы магистраль суүткәргеч зарарланган. “Водоканал” предприятиесенең авария бригадалары вакыйга урынына вакытында килеп җитеп, су белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү буенча оператив эш башкарган. Бу эштә 30 техника һәм 45 эшче катнашкан. Тагын ике сәгатьтән йортларга, оешмаларга су бирелгән. Зарарланган суүткәргеч Совет һәм Идел буе районнарының бер өлешен су белән тәэмин иткән. Болар – 506 күпфатирлы йорт, Вознесение, Восточный, Алтан, Салмачы, Вишневка, Привольный бистәләрендә урнашкан 3900 шәхси хуҗалык, җиләк-җимеш питомнигы, ике хастаханә, котельный, 212 административ бина, 45 балалар бакчасы, 17 мәктәп.
“Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте белдергәнчә, хәзерге вакытта суүткәргечнең зыян күргән участогында авария-торгызу эшләрен башкаруның план-графигы эшләнә.

Казанны аяз көндә су баскан (ВИДЕО)

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү