Тарихчы: Рейхстагка Җиңү байрагын урнаштырган Григорий Булатов татар булырга мөмкин

Җиңү байрагын Берлинда рейхстаг бинасына урнаштырган Григорий Булатов кунгур татары яки керәшен татары булырга мөмкин. Әлеге фараз Булатов фамилиясенең татарларга каравына бәйле. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире Булат Хәмидуллин әйтте.

«Хәрби документларда Григорий Булатов рус егете булып теркәлгән. Әмма аның кунгур татары яки керәшен татары булуы мөмкин дигән фаразыбыз бар, чөнки Булатов — татар фамилиясе. Казахстанда Григорий Булатов турында төгәл итеп татар, диләр», — дип сөйләде Булат Хәмидуллин. 

Галим Булатовның Пермь һәм кунгур татарлары булган җирлекләрдә яшәгәнен ассызыклады. «Булатов Свердловск өлкәсенең Черкасово авылында туган, Ул — кунгур татарлары яшәгән төбәк. Григорий Булатов Пермь татарлары, кунгур татарлары булган җирләрдә яшәгән», — ди ул.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшен татарларының һәм нагайбәкләрның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәмәдиева Булатовның керәшен татарлары исемлегендә булуын әйтте.

«Григорий Булатов керәшен татарлары исемлегендә санала. Ул вакытта күбесенең милләтен рус дип язганнар. Татарстан солдатлары үзләрен татар дип язганнар, ә Россиядә яшәүчеләрне рус буларак теркәгәннәр», — ди ул.

Рәсми тарих буенча, 1945 елда рейхстагка Җиңү байрагын Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария кадаган дип санала. Әмма күп кенә тарихчылар чынлыкта рейхстагка Җиңү байрагын Башкортстаннан Мишкә районы татары Гази Заһитов (Маков төркеме), Григорий Булатов алданрак кадаган дип саный.


Фикер өстәү