Балтачта капкаларга Җиңү йолдызлары куела

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Балтач районында «Йолдызлы йорт» социаль проекты старт алды.

Смәел мәктәбе коллективы, беренчеләрдән булып, яуда һәлак булган, хәбәрсез югалган, кайткач, вафат булган якташларының төп нигезләренә — капкаларга уттай янып торучы «Җиңү йолдызлары»н беркетеп чыкты. Бәйрәм көннәрендә Салавыч күп профильле лицее коллективы да шушы изге эшкә кушылды.

Авылдашлар якыннарын искә алганга сөенсә, лицей коллективы спонсорлар Наил Мостафинга һәм Кадрия Латыйповага рәхмәтле.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү