Рөстәм Миңнеханов закон проектларын әзерләү һәм тапшыру тәртибен раслады

Татарстанда республика җитәкчесенә ТР законнары проектларын, шулай ук аның указлары һәм боерыклары проектларын әзерләү һәм тапшыру тәртибе расланды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле ике указны имзалады. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Республика законнары, шулай ук Татарстан Рәисенең указлары һәм боерыклары проектлары төбәк җитәкчесе исеменә хатлар белән кертелергә тиеш.

Хатта документны кертү өчен нигезләмә һәм тиешле дәүләт органнары, оешмалары һәм вазифаи затлар белән килештерелү турында мәгълүмат күрсәтелә.

Карауга кертелә торган законнар, указлар һәм боерык проектлары Татарстан Министрлар Кабинеты һәм башка тиешле органнар белән алдан килештерелергә тиеш. Документларның сыйфаты өчен аларны эшләүчеләр җаваплы.

Текстларның хокукый экспертизасын һәм редакцияләүне ТР Рәисенең Дәүләт-хокук идарәсе башкара. Әгәр документны редакцияләү процессында төзәтмәләр кертелсә, ул аны эшләүче, республика Министрлар Кабинеты һәм кызыксынган яклар белән тулысынча килештерелергә тиеш.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-zakon-proektlaryn-azerlau-ham-tapsyru-tartiben-raslady-5878149


Фикер өстәү