Татарстанның һәм тагын 11 төбәкнең бюджет кредитын түләүне җиңеләйтергә җыеналар

Татарстанның һәм тагын 11 төбәкнең бюджет кредитын түләүне җиңеләйтмәкчеләр. Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, кредит бурычы 2022 елда республикада инвестицион проектларны гамәлгә ашырудан федераль бюджетка юлланган салым күләмендә киметелә. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу җәһәттән боерыка кул куйган.

Татарстаннан тыш, Башкортстан, Алтай, Краснодар, Пермь крайлары кебек төбәкләр өчен  шундый мөмкинлек ачыла. Алар яңа инвестицион проектларны эшләтеп җибәрү өчен транспорт, энергетиканы, коммуналь инфраструктураны бик нык үстерүчеләр булып танылган.

Төбәкләрнең барлыгы 8,2 миллион сумнан артыграк бурычын кичерү күздә тотыла. Бурыч йөге өстенлекле дип танылган тармакларда гамәлгә ашырылучы инвестицион проектлар буенча җиңеләйтелә. Болар – авыл хуҗалыгы, туризм, эшкәртү сәнәгате, торак һәм юл хуҗалыгы тармаклары.


Фикер өстәү