Җирең үзеңнекеме? Аңа бәйле хаталарны төзәтергә соңармаска кирәк

Һәр карыш җир хуҗалык булырга тиеш. Шулай ук һәр корылма да. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестр һәм Роскадастрның Татарстан Республикасы  буенча идарәләре белгечләре әнә шундый тәртип булдыру өчен тырыша. Халыкка ярдәмгә юнәлтелгән бу көрәш, һичшиксез, законнарга нигезләнеп алып барыла. Хөкүмәт йортында  журналистлар белән булган брифингта әнә шундый документларга соңгы араларда кертелгән үзгәрешләр турында сүз барды.

– Авыл кешеләре дә, шәһәрнекеләр дә тагын бер кат үз хуҗалыкларындагы биналарга, җир кишәрлекләренә күз салсыннар иде. Барысы да рәсмиләштерелгәнме икән? Документлар тәртиптәме? Һәр кәгазьнең тәртиптә булуы  эшне күпкә җиңеләйтәчәк, – дип киңәш итте  җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин.

– «Элек исәпкә алынган күчемсез милекнең хокуклы хуҗаларын ачыклау турында»гы  Закон нигезендә ташландык объектларның хуҗаларын эзләү эше күптән бара инде, – диде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова һәм бу җәһәттән бигрәк тә кемнәргә игътибарлы булырга кирәклеген санап чыкты: –  күчемсез милек объектларына 1998 елның 31 гыйнварына кадәр хокуклары булган хуҗаларга; күчемсез милеккә хокуклары булып та, 2019 елның 1 февраленә кадәр хокуклары теркәлмәгән варисларга; пай кертемен түләп бетерү сәбәпле, милеккә хокуклары барлыкка килгән кешеләргә; күчемсез милеккә  хокуклары 1998 елның 31 гыйнварыннан соң, әмма әлеге территориядә хокукларны теркәү буенча юстиция учреждениесе  оештырылганчы теркәлгән очракта.

Республикабызда ташландык милекнең хокуклы хуҗаларын  ачыклау максатыннан төрле чаралар уздырыла. Инде эзләп-эзләп тә табылмаса, вәкаләтле орган бу объектны  хуҗасыз дип исәпкә кую өчен  гариза язарга мәҗбүр була.

Әлеге закон  гамәлгә куелганнан бирле (29 июнь, 2021 ел) 65 мең күчемсез объектның хуҗасы ачыкланган.  Хуҗасыз объектлар саны 70 процентка кимеп, 689 меңнән 207 меңгә калган.

Лилия Борһанова «Гараж амнистиясе» буенча кертелгән яңалыкларны да барлап үтте. Соңгы үзгәрешләргә нигезләнеп,   гәрчә   территорияне ызанлаштыру  проекты расланган булса  да,  кадастр планында җир участогының схемасын төзергә мөмкинлек тудырылган. Хәтта арендатор җирне  берничә кешегә биргән очракта  да, «гараж амнистиясе» кешегә үзе  кулланган участокны аерым рәсмиләштерергә рөхсәт итә.

«Гараж амнистиясе» буенча Татарстанда 11 мең объект теркәлгән.  Шуларның 5 меңе – гараж, 6 меңе – җир участогы.

Соңгы елларда  халык бакча ширкәтләрендәге йортларында яшәүне дә хуп күрә. Шуңа күрә аларны  теркәү турында да сүз булды. Әйтергә кирәк, бу яктан хәлләр шактый җиңеләйгән:  бүген бакча участокларындагы йортларны теркәү буенча бернинди чикләүләр дә юк.

2016–2023 елларда  бакча ширкәтләрендә  109866  йорт теркәлгән. 2022 елда бу сан – 20534, 2023 елда – 16138.

Кайсы корылмалар «ярдәмче» булып таныла һәм  аларны төзү өчен рөхсәт кирәкме? Бу сорауга да җавапны Росреестр белгечләре бирде.  Корылмалар төп бина янында бер үк җир участогында төзелсә, бернинди каршылык та булмаячак.  Тик шартлары гына үтәлсен.  Мондый төзелешләр гадәттә  төп объектның проект документларында каралырга тиеш. Алар гадәттә техник яктан катлаулы булмый, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлә, мәйданы 1500 кв. метрдан артмый. Шулай ук өч каттан артык булмаска, биеклеге 20 метрдан артмаска тиеш.

Хәрби хәрәкәтләр яки гадәттән тыш хәлләр вакытында  җимерелгән объектларны Күчемсез милекне теркәүнең бердәм дәүләт реестрыннан  чыгару өчен, аның хуҗасы Росреестрга  гариза һәм кадастр эшләре нәтиҗәләре буенча әзерләнгән  тикшерү акты  тапшырырга тиеш.  Акт вәкаләтле органнар тарафыннан  бушлай төзелә.  Бу очракта кадастр эшләре  таләп ителми.

Күчемсез милек белән  эш иткән, ягъни саткан, сатып алган, үзгәртеп корган, мираска калдырырга теләгән кешеләр игътибар иткәндер. Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләрдә еш кына хаталар килеп чыга. Болар – җир үлчәү, йорт-җирне документлаштыру эшләрендә элек-электән килгән җитешсезлекләр. Хәзер исә  дәүләт программасын тормышка ашыру кысасында  әлеге хаталарны төзәтү эше бара. Росреестр һәм Роскадастр  белгечләре документларны үзләре тикшерә.  Быел гына да шундый 23 мең хата төзәтелгән.

Фәния Әхмәтҗанова   

 

 


Фикер өстәү