Туганда имгәнеп аяксыз калган Рәзинә Газиева: «Безне бергә итәр өчен, иремнең әнисе бик тырышты»

Аларны бер белдерү таныштыра. Рәзинәнең дусты Марат улына хатын эзләүче хатынның  хәбәрен күрә дә бу хакта аңа җиткерә. Кыз башта куркып та кала. Әгәр, башка танышулардагы кебек, кимчелеген күреп, йөз чөерсәләр?  Әмма кызыксыну үзенекен итә, Рәзинә тәвәккәлли, белдерүдә күрсәтелгән номерга смс юллый.

– Бу номер егетнең әнисенеке икән. Башта аның белән языштык. Ул миңа шундук ошады. Икенче көнне Айнур белән аралаша башладык, – дип сөйли Рәзинә. – Шушы елның апрель ае иде бу.  Булачак ирем Айнур – Башкортстаннан. Ул Казанда яши һәм эшли иде.  Безне бергә итәр өчен, иремнең әнисе бик тырышты. 9 майга Казанга кунакка килеп, мине үзләренә чакырды. Айнурга әйтеп тә тормадык. Янәсе, сюрприз ясыйбыз.  Такси белән Казанга юл тоттым.

Булачак каенанасы Гөлназ аны бик көтеп ала. Айнур исә, Рәзинәне күрүгә, әллә нишләп китә. Кулындагы су шешәсен дә төшереп җибәрә.

– Элегрәк егетләр белән танышкач, аларның әти-әниләре, йөри алмавымны күреп ошатмыйлар иде. Үпкәләтүчеләр дә күп булды. Дөньяга шулай килүемдә минем бер гаебем дә юк бит инде. Туганда табиблар имгәткән мине. Умырткалыгыма зыян килеп, нерв күзәнәкләре кысылган. Әмма сәламәт кеше моны аңламый. Шуңа да, әти-әнисе ни әйтер, дигән уй бик куркытты, – ди Рәзинә. – Айнурның да физик мөмкинлеге чикләнгәнлеген белә идем инде. Ул авырлык белән булса да йөри, сөйләмендә кимчелек бар. Мин исә кеше ярдәменнән башка йөри алмыйм. Тотынып кына йөрим. Җитәкләп йөртүче кирәк. Аның каравы, сөйләмем яхшы. Бер-беребезгә туры килдек инде. Беребез дәшми, икенчебез сөйли. Мине Айнур тотып йөртә.

Балтач кызы – гаиләдә иң олы бала. Әти-әнисенең аны бик гаиләле итәсе килә. Айнур белән танышканын белүгә, әнисе фотосын күрә дә, кияү безнең якка охшап тора, ди. Айнур да эшне озакка сузмый. Июль аенда Балтачка кайтып, кызның кулын сорый, бер атнадан никах укытып куялар. Яшьләр Арчада яши башлый.

– Мөстәкыйль буласым килеп, 9 нчы сыйныфны бетергәч, Арчага юл тоттым. Социаль белем бирү академиясенә укырга кердем. 2015 елда  юридик факультетны тәмамладым. Әмма эшкә алучы булмады инде. Баштарак кешеләргә курс эшләре язып акча эшләдем. Шигырьләр язам. Социаль челтәрләрдә 35тән артык җырым бар, – ди Рәзинә.

Ире Айнур Казанда йөк ташучы булып эшли икән. Өйләнешкәч, ул Рәзинә янына Арчага күченгән. Алар фатирга кереп яшиләр. Айнурга да Арча бик ошый.

– Әлегә кайтып-китеп эшләп йөри. Киләчәктә үз куышыбызны булдырасы килә. Инвалидлык буенча тиеш түгелме соң, диләр. Яшебез туры килми. Сорашып карадык инде. Алга таба ничек тә фатирлы булырга иде. Әле бит безнең бәбиләр дә үстерәсе бар. Бик тә сабый сөясе килә, – ди Рәзинә.

Аларның икесенә дә – 28әр яшь. Рәзинә үзен бик бәхетле итеп тоя. Үзе әйтмешли, җитәкләп йөртүчесе бар аның хәзер. Бер дигән каенанасы да бар. Киленен үз кызы кебек якын итеп тора, улы бәхете өчен барысына да риза ул!

Алар өчен мөмкинлекләр чикләнмәгән. Башкортстан ерак дип тормаганнар, бер ай элек Илеш районының Яркәй авылында гөрләтеп туй уздырганнар. 70ләп кунак җыелган. Туйны Чаллыда яшәүче тамада Гөлназ Гайсина алып барган. Инде бер ай вакыт узса да, ул әле дә андагы кичерешләр белән яши.

– «Балаларның туйларын алып бара алмассызмы?» – дип, Гөлназ ханым мөрәҗәгать итте. Бик теләп риза булдым. Мине яшьләрнең көчле рухы сокландырды. Кәләш: «Мин озак утыра алмыйм», – дигән иде. Шөкер, 6 сәгать сизелми дә узып китте. Бик җылы хисләргә бай туй булды, – дип сөйләде алып баручы.

Егет белән кызны кунаклар басып каршы ала. Алар бер-берләрен тулыландырып, берсе егылмасын өчен икенчесе тотып атлап килгәндә, кунаклар елый ук башлый. Алып баручының да күңеле тула. Инде нишләргә? Рәзинәнең күлмәк итәкләрен күтәреп, урындыкка утыручы Айнурны күрүгә, Гөлназ тиз арада уен-көлке белән, эшне җайлап җибәрә.

– Бу пар бер-берсенә бик туры килеп тора. Бер өстәл үзләре кебек дуслары бар иде. Аларның активлыгын күрсәгез! Уеннарда да катнашалар. Әле минем мондый туйны күргән юк иде, – ди Гөлназ. – Айнурга сокландым. Ахырдан торт алып чыктылар. Ир белән хатын аны кисәргә тиеш. Күрәм: шул чакта өстәл тәгәри.  Айнур нишләргә белми. Өстәл Рәзинәне егачак бит! Кунаклар сизмәсен дип, өстәлне үз гәүдәм белән тотып тордым. Шушы вакытта ир-ат буларак Айнурның кайгыртучанлыгы сөендерде.

Бәхетнең зуры инде бу! Гөлназ әйтмешли, мондый кешеләр гайбәттән дә ерак, күңелләре саф аларның. Алар дөньяны матур төсләрдә күрә һәм ихластан ярата.

–  Язмышка бик рәхмәтлемен, – ди Рәзинә. – Насыйп ярын очратып, гаилә корып яшәү – һәр кызның теләге. Инде хәзер бәхетебезне саклап яшәү безнең кулда. Сөенеп яшәргә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү