Лаеш районында узачак “Каравон” бәйрәменә 25 меңләп кунак көтәләр

Лаеш районындагы Никольское авылында ел саен уза торган “Каравон» рус халык бәйрәмендә быел 25 меңләп кунак көтәләр. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстаның рус милли-мәдәни берләшәсе рәисе Ирина Александровская әйтте. Зурлап 31нче мәртәбә оештырылучы бәйрәм 28 майда узачак.

Ирина Александровская сүзләренә караганда, узган елгы бәйрәмгә 25 мең кеше җыелган. Быел да шуннан ким булмас дип өметләнәләр. “Быел балаларга һәм милли кухняга зуррак игътибар бирдек”, – диде ул.
Бәйрәмдә халык башкаручылары, этнография ансамбльләре, халык кәсепчелеге осталары катнаша. “Каравон”га Татарстан һәм илнең башка төбәкләреннән 170тән артык иҗат колективы килер дип көтелә. Ирина Александровская әйтүенчә, алар арасында Удмуртия, Мари Иле, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульян һәм Самара өлкәләреннән килүчеләр дә булачак.


Фикер өстәү