Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре белән очрашты

Татарстанда барлык милләтләрне дә хөрмәт итәләр. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре белән очрашу барышында әйтте.

Республика җитәкчесе аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт җиткерде.

– Сезнең барлык проектларыгыз да чынга аша. Узган елгы очрашу нәтиҗәләре турында беләбез, бик күп эш башкарылган. Быелгы «Каравон» бәйрәме дә уңай тәэсирләр генә калдырды, – диде ул.

Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнехановның иҗат интеллигенциясе белән очрашуы күркәм традициягә әверелгән.

– Сезнең игътибарыгыз шәһәребезгә, республикабызга үсәргә ярдәм итә. Бүген күп кенә проектлар тормышка ашырылды, – диде ул.

Ирина Александровская Рус милли-мәдәни берләшмәсенең моннан нәкъ ун ел элек оешуын да искә төшерде.

– Сезнең ярдәмегез белән Татарстанда шактый эш башкарылды. Изге Петр һәм Феврониягә һәйкәл ачылды. Дүрт ел элек Пушкин исемендәге мәдәни үзәк эшли башлады. Рус милли-мәдәни берләшмәсенең ресурс үзәге оешты, – диде ул.

Форсаттан файдаланып, берләшмә вәкилләре Рәискә үзләрен борчыган мәсьәләләр турында да җиткерде. Аерым алганда, чарада Чистай музее хезмәткәрләренең белемен арттыру, халык биюләре, җырлары, уеннары, бәйрәмнәре һәм йолаларына бәйле материалларны системалаштыру, Казан рус фольклоры үзәгенә аерым бина бүлеп бирү турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов очрашуда яңгыраган барлык сорауларны игътибарга алырга вәгъдә итте. Мәсәлән, Казан рус фольклоры үзәген биналы итү өчен якын арада ук шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәчәкләр.

– Без барлык милләт халыкларын, барлык диннәрне һәм телләрне хөрмәт итәбез. Шул ук вакытта, рус теленә аерым игътибар булырга тиеш. Ул – дәүләтебезнең төп теле һәм бу хакта сөйләшеп тору да артык, – диде Рәис.

 


Фикер өстәү