Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыру кирәклеге турында белдерде. Республика җитәкчесе бүген иҗат интеллигенциясе вәкилләре һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Без барыбыз да рус телен белергә һәм кайда гына булсак та аны данларга тиеш», — диде ТР Президенты. Ул бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә торган Халыкара рус теле көнендә мондый очрашуларның традициягә әверелүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов рус шагыйре, прозаик һәм драматург Александр Пушкинның озак яшәмәвен, әмма бик күп эшләр башкарырга өлгергәнен әйтте. «Әлегә андыйлар юк, ә күпме вакыт узды. Танылган кешеләр күп, әмма Пушкин дәрәҗәсенә җитәргә …», — дип искәртте республика җитәкчесе.

Шул ук вакытта ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда республикада яшәүче барлык милләт вәкилләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре саклана. «Бу — безнең байлыгыбыз. Без халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын саклап калу мөмкинлеген бирәбез. Шуның аркасында без көчлерәк була барабыз. Төрле халык вәкилләре дә бер-берсенә үз мәдәниятләрен күрсәтергә тиеш. Бу бик позитив», — диде ул.

«Традицияләр, династияләр турында сөйләргә кирәк. Иҗат коллективлары — ул безнең ил байлыгы. Безнең кешеләр бик талантлы, искитмәле эшләр башкаралар!» — дип дәвам итте ул.

Очрашу ахырында ул Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистларына алар гамәлгә ашыра торган проектлар өчен рәхмәт белдерде. «Сез волонтерлар. Сез башка милләтләргә яхшы үрнәк күрсәтәсез. Сезнең эш бик кирәк. Республика җитәкчелеге сезнең барлык башлангычларга да ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк», — диде ул.


Фикер өстәү