Питрәч районының Чыты авылында балалар өчен мөселман Сабантуе узды

Кичә Питрәч районының Чыты авылында балалар өчен мөселман Сабантуе узды. Бәйрәмгә хатын-кызлар яулыктан, егетләр кәләпүштән килгән иде.

Әлеге бәйрәм сабыйларга гына түгел, бөтен авыл халкының күңеленә хуш килгән. Сабантуйны Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов оештырган.

– Моңарчы Шәле авылы җирлегендә уздыра идек. Быел аерым үткәрдек. Шөкер, бәйрәмгә кайткан кешеләрнең, сабыйларның күңелләре шат иде. Килеп-килеп рәхмәт әйтүчеләр күп булды, – ди үзе дә өч бала үстерүче Миннур. – Бу бәйрәмебез белән без яшь буынны тәрбиялибез. Алар барысын да күреп үсә. Гореф-гадәтләр саклана. Сабантуйга әзерләнеп йөргәндә, үзләре теләп бүләк бирүчеләр, матди ярдәм күрсәтүчеләр күп булды. Аларга чиксез рәхмәт. Минем теләк бер – авыл гына яшәсен! Сабыйлар туган җирен яратып үссен.


Фикер өстәү