Математикадан БДИ биргәндә тәртип бозулар булмаган

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, математика сынавы (профиль дәрәҗәдәге) тәртип бозуларсыз, технологик өзеклекләрсез узган.

Профильле математика буенча сынауда 8 меңнән артык укучы катнашкан. Имтиханда Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык таләпләр дә үтәлгән. БДИ барышын федераль җәмәгать күзәтүчеләре һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре күзәткән. Имтихан нәтиҗәләре 15 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.


Фикер өстәү