Тырышлыкмы, әллә зиһенме: БДИда 100 балл алучылар уңыш серләрен ачты

Бердәм дәүләт имтиханнарында акыллы башлар билгеле. Республикада бүген 100 балл туплаган 158 укучыбыз бар. Икесе икешәр фәннән иң югары нәтиҗәгә ирешкән. Әлегә барлык фәннәрдән дә сынау нәтиҗәләре билгеле түгел. Узган ел йөз балл җыйган 218 егет-кыз белән мактансак, быелгысы ничек булыр? Имтихан «йолдыз»ларыннан уңыш серен белештек һәм нәрсәнең әһәмиятлерәк икәнен сорадык: тырышлыкмы, әллә зиһенме?

Алинә Гайнетдинова, Арча районының Яңа Кенәр мәктәбе укучысы: (химиядән 100 балл)

– Үземне акыллы дип саныйм, ләкин башкалардан өстен куярга яратмыйм. Башкалар белән чагыштырганны да өнәмим. Һәрберебез төрле, уйлау сәләтебез дә. Мәктәптә мине «ботаник» түгел, «отличница» дип йөрттеләр.

Беренче БДИны химиядән тапшырган идем. Аның нәтиҗәсен соңгы имтиханны тапшырып чыккач белдем. Сөенечле хәбәрне иптәшләрем җиткерде. Башта ышанмадым. Нәтиҗәсен белгәч, шатлыгымнан күккә очып киткәндәй булдым.

Репетиторларга йөрмәдем, интернеттан курслар да сатып алмадым. Укытучым Алия Сабирова белән генә шөгыльләндем. Төрле җыентыклардан биремнәр чиштем, аңламаган җирләрен кат-кат сорадым. Имтиханда 100 балл җыярмын дип уйламаган идем. Ул ниндидер хыял кебек кенә тоелган иде. Яңа тема үткән саен, белемемне практика белән ныгытырга тырыштым. Химиядән олимпиадага да әзерләндем. Әлбәттә, биремнәр БДИ эшеннән күпкә аерыла, ләкин имтихан язганда файдасы тиде.

КФУның химия факультетына укырга керү өчен химия, җәмгыять белеме һәм рус теленнән сынау узарга кирәк иде. Имтиханга әзерләгән өчен, укытучым Алия Илсур кызына бик зур рәхмәт. Ул булмаса, мин шундый югары балл туплый алмас идем. Төнлә дә, иртән дә әзерләндем. Шуны әйтәсем килә: авырлыклар алдында беркайчан да каушап, куркып калмаска, гел алга барырга кирәк.

Егор Симухин, Аксубай районының Иске Тимошкино мәктәбе укучысы: (физикадан 100 балл)

Гап-гади авыл мәктәбендә укыдым. Әллә ни гаҗәпләндерә торган нәрсәләр юк. Укырга да, ял итәргә дә вакыт таптым. Буш вакытларымда әти-әниемә хуҗалык эшләрендә дә булыштым.

Миңа физикадан «бәхетле билет» эләкте дисәң дә була. Кайчак материалны бик яхшы беләсең, әмма җавапны төгәл итеп, әйтик, БДИ биремнәрен төзүчеләр теләгәнчә яза алмыйсың. Үзем укытучым белән дә, «Школово» дигән онлайн мәктәптә дә шөгыльләндем. Математика, физикадан белемнәремне арттыруда икесенең дә файдасы тиде. Туксаннан артык балл җыю максаты куйган идем. Әлбәттә, 100 балл көттем, тик шигем бар иде. Үземне вундеркинд дип санамыйм. Дөрес, БДИда авыр биремнәр дә очрый. Тик имтихан, нигездә, укучының база белемнәрен тикшерә. Шуңа күрә аннан баш тартырга кирәкми. Кая укырга барасымны әлегә хәл итмәдем.

Алисә Сабирова, КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучысы: (рус теленнән 100 балл)

– Имтихан дип көн-төн башымны бәреп укымадым. Атнага берәр көн ял иттем. Вузга укырга керер өчен математика, информатикадан имтихан нәтиҗәләре кирәк. Шуңа күрә рус теленә игътибар әллә ни җитмәде. Бары 11 нче сыйныфта гына  ныклап өйрәнә башладым. Азны көтсәң, күп була икән ул! Рус теленнән 100 балл булыр дип башыма да китермәдем. Нәтиҗәне күргәч, сөенечтән елап ук җибәрә яздым. Онлайн мәктәптә шөгыльләнүемнең файдасы зур булды. Математикадан 88 балл җыйдым. Информатикадан 90нан ким җыелмас, шәт. КФУның бизнес информатикасы юнәлешенә укырга керер өчен җитәр, дип уйлыйм.

Алинә Рахманова, Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәбе укучысы: (рус теленнән 100 балл):

– Миндә беркайчан да «отличник синдромы» дигән нәрсә булмады. Уку миңа җиңел бирелде. Яшермим, максимализм бар. Математикадан да 100 балл туплыйсым килгән иде. Кызганыч, килеп чыкмады. Моңа нибары 4 балл җитмәде. Апелляция бирергә җыенам. Биология сынавының нәтиҗәсе әлегә билгеле түгел.

Укырга теләге булган укучыга безнең мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Мин башлангыч сыйныфтан ук гел «5ле» билгеләренә генә укыдым. Бик күп фәннәрдән олимпиадада катнаштым. БДИга мине рус теленнән Резеда апа Гарипова әзерләде. Ул – бик көчле, белемле укытучы. Шуңа күрә аңа ышанып, бернинди курсларга да язылмадым, репетиторга да йөрмәдем. 11 нче сыйныфта иншалар күп яздырды. Югары балл булыр дип шикләнмәдем анысы, әмма 100не үк көтмәгән идем. Сыйныфташларым да рус телен яхшы бирде. 12 укучының баллары сиксәннән югары. БДИ кирәк, минемчә. Әмма аны үз көчләренә ышанганнар гына бирсен, ә калганнарга вузда гадәти сынау тапшыру мөмкинлеге булсын иде. Ни өчен дигәндә, БДИ укучыларның нерв системасын бик какшата. КФУның биология факультетында укырга теләгем бар. Биолог-галим яки ландшафт дизайнеры буласым килә.

Азалия Ибраһимова, Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдинов исемендәге 1 нче гимназия укучысы (рус әдәбиятыннан 100 балл):

Мәктәптә «4ле» һәм «5ле»гә укыдым. Рус һәм татар телләре, физика – яраткан фәннәрем. Онлайн мәктәптә шөгыльләндем. Рус теленнән 85 балл булды, математикадан (база өлеше) «5ле»гә бирдем. Хәзер җәмгыять белеменнән нәтиҗә көтәм. Рус әдәбиятыннан 100 балл булыр дип өметләндем. Ни өчен дигәндә, җиңел биремнәр эләкте. Китаплар укырга яратам. Үз тырышлыгым белән ирештем дип уйлыйм бу нәтиҗәгә. Рәсем ясарга яратам. КФУның дизайнерлык факультетына укырга барырга җыенам. Еракка китәсем килми. Татарстанда яхшы белем алып була бит.

 

158 укучы йөз балл туплаган

рус әдәбиятыннан – 65

рус теленнән – 54

химиядән – 26

математикадан (профиль) – 4

физикадан – 3

тарих, географиядән – 2 шәр

*Ике укучы математика һәм рус теленнән 200әр балл җыйган. Алар – Түбән Каманың 10 нчы мәктәбеннән Полина Еланская һәм Чистайдагы 1 нче мәктәпне тәмамлаган Александра Гришанова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү