«БДИ йолдызлары»: китүе авыр, кайтуы җиңел

«Мәскәүгә китсәк тә, укып бетергәч, Татарстанга кире әйләнеп кайтачакбыз». Быел бердәм дәүләт имтиханнарында икешәр фәннән 100әр балл туплаучы егетләр алдан ук әнә шулай дип тынычландырып куйды. Имтиханнарда 246 укучы – бер фәннән 100әр балл туплаган. Араларыннан 11 егет һәм кыз икешәр фәннән иң югары күрсәткечкә ирешкән. «БДИ йолдызлары» былтырдан 18гә күбрәк.

Ел саен БДИ тәмамлангач, имтиханнарда 100 балл таплаучы егет-кызлар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаша, укытучыларның, җитәкчеләрнең хәер-фатихасын ала. Уку алдынгыларына багышланган матбугат очрашуына олимпиадаларда җиңгән, шулай ук имтиханнарда югары күрсәткечкә ирешкән укучылар чакырылган иде. Югары балл туплаучылар күбрәк – шәһәр мәктәпләреннән. Мәсәлән, Казанда – 125, Чаллыда – 34, Әлмәттә – 13, Түбән Камада 10 укучы 100әр балл җыйган.

– Бөтенроссия олимпиадаларының соңгы этабында 211 укучы җиңгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан бары Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Әлеге тотрыклы өченче урын республикада мәгарифнең барлык юнәлешләрендә дә сәләтле балаларга игътибар бирелүен күрсәтә, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. – 2020 елның 1 сентябрендә сәләтле балаларны ачыклау өчен «Сириус» моделе буенча республика үзәге булдырылды. Ел әйләнәсе «Дуслык» комплексы, «Талантлар университеты» кебек оешмалар эшли. Башка шәһәрләргә укырга киткән сәләтле яшьләр үзебезгә кире әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез.

Киткәннәр исә әйләнеп кайтырга вәгъдә бирә. Әнә Әмир Гарифуллин, Алмаз Вәкилов та белем алу өчен Казанны түгел, Мәскәүне сайлаган. Әмир IT-лицейны тәмамлап, Мәскәү дәүләт техник университетына укырга кергән. Ул информатика, рус телләре сынауларыннан 100 балл туплаган. Казандагы 35 лицейда белем алган, биология, химия фәннәреннән имтиханда югары балл җыйган Алмаз Вәкилов та Мәскәүгә китә. Теш табибы булырга җыена ул.

– Башта Казанда калырмын дигән идем, тик соңгы көннәрдә фикерем үзгәрде. Туганнарым, якыннарым да шулай киңәш итте. Әти дә: «Улым, Казаннан Мәскәүгә китәргә авыр, ә Мәскәүдән Казанга кайтуы җиңел, – диде. Укып бетергәч, һичшиксез туган ягыма кайтачакмын, – ди Алмаз. БДИны яхшы бирү өчен 9 нчы сыйныф имтиханнарына ныклап әзерләнергә кирәк. Калганы инде – күбрәк кабатлау. Максат куюдан да күп нәрсә тора. Ял итмичә дә булмый. Әгәр фән белән озак шөгыльләнсәң, «януың» да бар. Әйтик, мин спорт белән шөгыльләндем. Бадминтон ярышларында катнаштым, волейбол уйнадым. Кичке сәгать 11дә урамга йөгерергә генә чыга идем. Беренче имтиханга кергәндә курку көчле иде. Әмма биремнәр дәрестә чишкәнгә караганда, күпкә җиңелрәк булып чыкты. Соңгы сынауга, тизрәк язып, өйгә кайтып китим, дигән теләк белән кердем. Бик нык арыган идем чөнки.

Әмир Гарифуллин Лаеш районының Габишево бистәсендә яши. 6 нчы сыйныфка кадәр  шунда укып, Казандагы IT-лицейга укырга кергән. Аны иң яхшы уку йортларының берсе дип саный. «Имтиханга 11 нче сыйныфта ныклап шөгыльләнә башладым. Төннәр буе укырга кирәкми, көнгә 1,5–2 сәгать тә җитә. 100 баллык нәтиҗәне күргәч, үземне бик бәхетле хис иттем. Укытучыларыма бик зур рәхмәт. Математикадан репетитор белән шөгыльләндем. Информатиканы быел беренче мәртәбә компьютерда тапшырдык. Техник көйсезлекләр дә булды, киләсе елда кимчелекләр исәпкә алыныр дип уйлыйм, – ди Әмир.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яшьләрнең читкә китүенә каршы түгел. «Үзләре шулай сайлый, һәрберсенең – үз аңы. Егетләр үз телебездә сөйләшә. Мәскәүдә укып, республикага кайтуыгызны көтәбез. Туган телегезне, кайда яшәгәнегезне, укытучыларыгызны онытмагыз! Сез кире кайтып, республиканы баетачаксыз. Татарстанда 18 мең чит ил студенты укый. Безнекеләр киткән кебек, алар да безгә килә, – диде министр. – Яшьләр күбрәк медицина, инженер, төзүче белгечлекләрен сайлый. Безне педагогик юнәлешләр кызыксындыра. Ел саен 150 абитуриент укырга керә. Яшьләр безгә кирәк.

КФУның Лобачевский исемендәге лицееның информатика укытучысы, халык укытучысы Сергей Михайлиннан журналистлар, укучының сәләтен кайдан күреп була, дип кызыксынды.

– Әгәр күкрәгендә «талантлы» дигән тамга торса, әйбәт булыр иде, – диде Сергей Михайлин елмаеп. – 6–7 нче сыйныф укучыларына база белемен бирәм, аннан олимпиадаларга әзерли башлыйм. Ел дәвамында шөгыльләнәбез. Тырышсагыз, уңышлар да булачак.

Мөгаллим республикадагы проблемаларга да тукталды. «Быел республика җыелма командасына бары Казан укучылары гына эләкте. Авылларда олимпиадаларга әзерләмиләрме әллә, дигән сорау туа. Шулай ук укучыларны олимпиадаларга чит шәһәрләргә йөртү дә чыгымнар таләп итә», – диде ул.

Авыл мәктәпләре арасында да ике фәннән 100 балл туплаучы яшьләр бар. Балтач гимназиясен тәмамлаган Гөлшат Әхмәтова рус теле һәм җәмгыять белеменнән 100әр балл җыйган иде. Аның белән дә элемтәгә кердек.

– Читкә китәргә хыялланмыйм, Татарстанда калырга булдым. Югары уку йортында яхшы белем алып, республика икътисадын үстерүгә үз өлешемне кертәсем килә. БДИны 100 баллга бирүчеләрне «акыллы баш»ка санамыйм. Андыйлар – моңарчы билгеле булмаган ниндидер файдалы яналык алып килүчеләр. Без исә бу күрсәткечләргә тырышлык нәтиҗәсендә ирештек, – диде Гөлшат.

 

Сәрия Мифтахова

фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү