Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда биш яңа судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.
Тәлгать Гаделшин – Әлмәт шәһәр суды, Илдус Кәрамов – Чаллы шәһәр суды, Марат Медведев – Чүпрәле район суды, Наталия Дмитриева Чистай шәһәр суды рәисе итеп билгеләнде.
Татарстан Арбитраж суды хөкемдары вазифасын Юлия Артемьева биләде.