Татарстанның бер бистәсе янында бозылган карбызларны бушатып калдырганнар

Самара өлкәсеннән килгән йөк машинасы бозылган карбызларны Татарстанның Яшел Үзән районындагы юл читенә бушатып калдырган. Бу хәл Нарат бистәсе янында булган.

Шаһитлар сүзләренә караганда, йөк машинасы тулы бозылган карбыз була, ләкин машина йөртүче, җирле халыкны күреп, ашыгыч рәвештә урыннан китә.

Карбыз шулай юл буенда ятып кала. «Калдыкларны тиешле тәртиптә утильләштерергә теләмичә, машина йөртүче бозылган товарны барыбер берәр җирдә бушатып калдырыр, күрәсең», — дип язганнар социаль челтәрләрдә.


Фикер өстәү