Татарстанда 15 мең кешегә ни өчен яңа пособие бирелмәячәген әйттеләр

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенә финанс хәле авыр булган һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм 8-16 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналардан пособие түләүне сорап 74 меңгә якын гариза килгән, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте.

«Гаризалар 1 июльдән кабул ителә. Каралган мөрәҗәгатьләр буенча 7 меңнән артык уңай карар кабул ителгән. 15 мең кешегә пособие билгеләнмәячәк. Барлыгы 57 меңнән артык гариза көтелә. Гариза бирүчеләрнең кайберләренә дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларга тиешле карар кабул ителүе турында белдерү кәгазьләре килде инде.

Алар пособие билгеләү, аны түләүдән баш тарту яки гаризаны карау вакытын озайтуга кагыла. Россия Пенсия фонды пособие билгеләгәндә гаиләнең аңа мохтаҗмы-түгелме икәнлеген бәяли», — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Айлык пособиеләр билгеләүдән баш тарту турында карар берничә сәбәп белән чыгарылырга мөмкин. Гаиләнең җан башына уртача айлык кереме Татарстанда бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән (9 955 сум) югарырак булса, пособие билгеләнми.

Гариза бирүче һәм аның гаилә әгъзалары мөлкәтендә билгеләнгән нормадан артып китә торган санда һәм күләмдә күчемле яки күчемсез милек булуы да пособие билгеләүдән баш тарту өчен сәбәп була ала. Әйтик, әгәр гариза тапшыручының милкендә ике яки берничә автомобиль яисә фатир булса. Гаризаларны караганда аларда күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеге исәпкә алына.


Фикер өстәү