Яңа пособиеләр алуга 11 меңнән артыграк гариза тапшырылган

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, 8-16 яшьлек балаларга һәм йөклелекнең иртәнге срокларында медицина оешмаларына учетка баскан йөкле хатын-кызларга пособиеләр түләү буенча якынча 11 мең гариза кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез: әтисе яки әнисе белән генә тәрбияләнүче балаларга яисә суд карары буенча алимент билгеләнеп, аны нинди сәбәпләр аркасында алмаучы, яисә мохтаҗ дип танылган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балаларга, шулай ук кереме аз булып, йөклелекнең иртәнге срокларында учетка баскан хатын-кызларга пособиеләр түләнәчәк.
Республикада әтисе яки әнисе тәрбиясендә генә яшәүче балаларга түләү күләме аена 4 997,5 сум (балага яшәү минимумының 50%ы күләмендә), йөкле хатын-кызларга – 5311 сум (эшкә сәләтле халыкка яшәү минимумының 50%ы күләмендә) тәшкил итә.
Шуны да искәртергә кирәк: күчемле, күчемсез милке исәпкә алынып, гаиләдә һәр кешегә туры килә торган керем республикада җан башына исәпләнгән яшәү минимумыннан – 9955 сумнан кимрәк булган кешеләргә генә түләүләр билгеләнә.
Пособие алу өчен гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны тапшыруның иң киң таралган ысулы – Дәүләт хезмәтләре порталы аша, электрон рәвештә.
Шәхси кабинетка документлар тапшыру зарурилыгы турында хат килеп төшкән очракта, Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый хат килмәсә, фондка килү соралмый.
“Тапшырылган 11 мең гариза арасыннан хаталылары күп. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырганчы, профильдәге шәхси мәгълүматларны яңартырга кирәк. Гаризаларны дөрес тутырыгыз, мәгълүматларны документлар нигезендә генә кертегез. Счет реквизитларын тутыруны аерым игътибар үзәгенә алыгыз. Счет гамәлдә булырга, гариза бирүче исеменә ачылган булырга тиеш. Пластик карта икән – МИР түләү системасына каравы шарт. Ашыкмагыз. Пособие гариза тапшыру көненнән түгел, ә гариза тапшыру аеннан бирелә, июль ахырына кадәр вакыт бар әле”, – ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.


Фикер өстәү