Пособиеләр билгеләгәндә милекне исәпкә алу дәвам итәчәк

Бердәм пособие кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 яшькә кадәрге һәр балага бирелә.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов белдергәнчә, аз керемле гаиләләрнең балаларына бердәм пособие билгеләүдә милек исәпкә алынырга тиеш. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Дәүләт Думасы Социаль сәясәт комитеты утырышы барышында Пудовтан аз керемле гаиләдәге балаларга бердәм пособие билгеләгәндә милекне исәпкә алуны туктату буенча депутат Нина Останина (КПРФ) тәкъдименә карата фикерен сораганнар. Министр урынбасары алга таба да мөлкәтнең исәпкә алыначагын әйткән.

Бердәм пособие кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 17 яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Түләү күләме балалар, йөклелекнең иртәнге срогында исәпкә баскан йөкле хатын-кызлар өчен төбәктәге яшәү минимумының 50, 75 яки 100%ын тәшкил итә.


Фикер өстәү